erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сугыш вакыты диярсең...

Хәзер берничә кеше очрашса (туганнар, дуслар, хезмәттәшләр) – коронавирустан вакцина ясату турында сөйләшми калмыйлар. Берәүләр каршы, икенчеләр вакцина яклы.

Үзара сөйләшүләр бәхәскә, хәтта кычкырышуга кадәр барып җитә.

Бүген юлда җил-җил атлап барган танышымны очраттым. “Кая болай элдертәсең!” – дим якын итеп. “Элдертерсең дә, килен мине гаепли, янәсе, мин малайны вакцина ясатырга котыртам. Әле шуларда идем. Югыйсә, танышларымның коронавирус белән ничек интегеп авыртканнары турында гына сөйләдем”.

Соңыннан ул хатынның килене белән дә сөйләштек. “Аптыраган, миндә хәзер ике мин, – диде ул. – Берсе – вакцина яклы, чөнки элек-электән кешелекне йогышлы чирләрдән вакцина коткарып калган, икенче “мин” – вакцинага каршы, бик ышанып бетмим”.

Быелның 22 гыйнварында сайтка болай дип язганбыз: “Сугыш вакыты дип белерсең – иртән торуга кемнеңдер үлгән хәбәрен аласың. Арча шәһәрендә яшәүче ирле-хатынлы Римма һәм Ирек Сабировларның берүк көнне вафат булуларын ишетеп тетрәндек.  Римма апа озак еллар район авыл хуҗалыгы идарәсендә, Ирек абый РЭСта эшләде. Икесе дә әйбәт, кешелек-

ле кешеләр иде. Гаиләләренең, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз”. Ул кайгылы көннән 4 айга якын вакыт узган. Балаларының хәлләрен сораштык. Киленнәре Арча балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова: “Әнкәй белән әткәйнең берсенә 80 яшь, икенчесенә 83 яшь иде, – дип сөйләде. – Йөгереп йөриләр иде әле. 100гә кадәр яшәрлекләре бар иде. Каты авырдылар. Эх, вакцина ясаткан булсалар... Үз башына төшмәсә, кеше аңламый аны. Безнең коллективта вакцинаны 20 кеше ясатты. Үзем дә ясаттым”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлбәттә, вакцина ясату ул һәркемнең үз эше. Бүгенге язмабыз да безнең якыннарын югалтканнарның хәлләрен белү, фикерләрен ишетү иде.

Узган елның 22 июлендә сайтка язган бик тә кызганыч хәбәрне тагын бер кат искә төшерик: “Арчада яшәүче лаеклы ялдагы хезмәттәшебез Светлана Рәшит кызы Харитонованы соңгы юлга озаттык. Бу хәбәрне бик авыр кабул иттек. Әле кайчан гына хастаханәдә ятканда телефоннан хәлен сорашкан идек. Хәлем авыр, сакланыгыз.., диде ул. Соңгы сөйләшүебез булган икән...”. Кызы Марина, улы Сергейның хәлләрен сораштык. Марина: “Әнине бик сагынабыз, – диде дулкынланып. – Әти хәзер берүзе. Коронавирус тотып алмаса, яши иде әле. Мин үзем һәм иптәшем коронавирустан вакцина ясаттык. Бик хәтәр чир”. Сережа да вакцина ясаттым, диде.

Пөшәңгәрдән Сурия апа Гайнетдинова белән дә сөйләштек. “Узган ел шулай намаз укыганда бастым да каттым да калдым, – дип сөйләде ул. – Укый да, бернишли алмыйм. Көч-хәл белән авылдагы улыма шалтыраттым. Шушмабаш амбулаториясенә алып барды. Арчага җибәрделәр. Тикшергәч, анализларыгыз начар, Казанга җибәрәбез, диделәр. Бармыйм мин әйтәм, анда үтереп кайтаралар. Ай-ваема карамыйча, озаттылар. Төшке аштан соң кузгалган идек, хастаханәгә төнге сәгать 11дә генә салдылар. Нәкъ сугыш вакыты диярсең... Аннан РКБдан Биектау хастаханәсенә күчерделәр. Рәхмәт, бик карадылар. 56 яшьлек кызым коронавирустан үлде. Хастаханәдән  кызымны күмәргә дә чыга алмадым. Елап яттым... Үз башына төшкән кешегә бик авыр хәлләр”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X