Сугыш юлларының тузаны
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына
Ватан өчен, нәсел-нәсәп өчен
Кичеп үттек авыр елларны.
Мәңге истә калыр тузаннары
Җиңү даулап йөргән юлларның.
Шунда күрде солдат , җиңәр өчен
Түзәлмәлек авыр нужаны...
Байракларда булды дары исе,
Шинельләрдә юллар тузаны.
Бу шигырь юллары районыбызның Шушмабаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче балалар шагыйрәсе Мәрзия Фәйзуллинаның ”Сугыш юлларының тузаны” дип исемләнгән китабыннан алынды. Әлеге җыентыкта якташыбызның Бөек Ватан сугышы чоры күренешләрен сүрәтләүгә багышланган шигырьләре урын алган, автор аларны Бөек Җиңү хакына корбан булган солдатлар истәлегенә багышлый.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соңгы елларда Казан шәһәрендә яралы солдатларны госпитальләрдә дәвалау дәвам иткән. Бер төркем яшьләр белән бергә Мәрзияне дә шунда яраланган сугышчыларга ярдәм итәргә җибәрәләр. Шигырьләрнең язылу тарихы турында “Үзем турында үзем” хезмәтендә: “1946 ел иде бу, һәркемнең йөрәгенә яра салган еллар. Казан госпиталендә каты яраланган солдатларның сызланып ятканнарын, җан биргәннәрен үз күзләрем белән күрдем. Яраланган сугышчыларның хәлләрен җиңеләйтү өчен, аларга сулар эчертә, юата, сораулары буенча гаиләләренә хатлар яза, сугышта булган хәлләр турында сораша идем... Ишеткәннәремне дәфтәргә теркәп барырга тырыштым. Шулай итеп “Сугыш юлларының тузаны” китабым дөнья күрде”,–дип яза Мәрзия апа.
Хатлар
Сугышчыда шулай үз-үзеннән
Кереп киткән яхшы гадәт бар:
Өйдән килгән хатны корал кебек
Үзе белән йөртә солдатлар.
Бик әз генә вакыт таптылармы –
Кесәләрдән хатлар алына.
Яшереп кенә кабат укыла да,
Ипләп кенә кире салына.
Тәвәкәллек, гайрәт өсти хатлар,
Сугышларга кергән чакларда.
Саргаялар көзге яфрак кебек-
Сагыналардыр сыман хатлар да...
Без быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Вакыт үткән саен халкыбызның сугышта күргәннәре, тылда хезмәт иткәннәрнең тырыш хезмәте турында яңа мәгълүматлар табылып тора. Һәркем Җиңү көнен якынайту өчен үзенчә зур тырышлык куйган. Якташыбыз Мәрзия Фәйзуллина да яралы сугышчылар сөйләгән вакыйгаларны шигырь юлларына салып, ул чорның нинди авыр, газаплы булуы, күп югалтулар китерүе турында киләчәк буыннарга җиткерергә тели. Киләчәктә суышлар булмасын иде, Мәрзия Фәйзуллина язганча:
Нәкъ солдатлар кебек чәчәкләр дә –
Күп булсалар, җиңел аларга.
Бар теләгем: гүзәл, саф чәчәкләр
Буялмасын иде каннарга...
“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев