erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сукырлар һәм начар күрүчеләр район җәмгыятенең чираттагы утырышы узды

Узган атнада Арча үзәк китапханәсендә сукырлар һәм начар күрүчеләр район җәмгыятенең чираттагы утырышы узды.

Анда җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Думасына сәяси кадрлар сайлау проектында катнашучы Рөстәм Хафизов белән очрашу булды. Түгәрәк өстәл артында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле гражданнарның мөһим проблемалары буенча сүз алып барылды, фикер алышулар да үткәрелде. Рөстәм Хафизов начар күрүләре нәтиҗәсендә инвалид булганнарның мөмкинлекләре һәм хокуклары, алар өчен булган ташламалар турында сөйләп үтте.

– Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр үзләрен кемнәрнеңдер тәрбиясендә яшәүчеләр итеп түгел, бөтен кеше белән тиң итеп тоярга, ягъни, эшләргә, үсәргә, үзләренә, якыннарына файда китерергә тиешләр, – диде Рөстәм Хафизов. – Алар моңа тулы хокуклы. Андыйларга карата булган чикләүләрне юкка чыгарырга кирәк. Социаль объектлар төзегәндә таләпләр нигезендә уңайлы мохит урнаштырылсын. Һәр кешенең сайлау мөмкинлеге булсын. Югары уку йортына укырга керергә тели икән, алып йөртүчегә акча түләнсен. Уку йортына барырга мөмкинчелеге юк икән, дистанцион белем алуны оештырырга һәм сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен аны көндезге уку  белән тиңләштерергә кирәк. Мин бу мәсьәләне дә көн кадагына куюны мөһим, дип саныйм.

Шулай ук аларны эшкә урнаштыру турында да сүз барды. Беренчедән, мөмкинлекләре чикле кешеләргә иң аз акчалы эш урыннары тәкъдим итәләр. Өстәвенә инвалидлар эшли башлаган очракта, аларның пенсияләре индексацияләнми. Зур компанияләр белән килешүләр төзеп, читтән торып эшләүне оештыру, индексация мәсьәләсен күтәрү турында да сүз алып барды ул. Мөмкинлекләре чиклеләргә үзмәшгуль булып теркәлү һәм үз эшен башлап җибәрү мөмкинлеге турында да аңлатып үтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рөстәм Хафизов тагын бик күп кызыклы темалар күтәрде, үзе үк кайбер четерекле мәсьәләләрне чишү юлларын, алар өстендә эшләячәген әйтте. “Дәүләт Думасына талантлы кадр-

лар сайлау бара. Татарстаннан 5 кеше тәкъдим ителде. Арасында мин дә бар. Шушы проблемаларны күтәрү һәм чишү өчен миңа сезнең дә ярдәм кирәк”, – диде ул. Аңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X