erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Суны чиләк белән ташыйлар, чи утынны үзләре кисеп яралар

Бөек Ватан сугышы ветераны Үзбәк Сабир улы Сабиров белән очрашкалап, телефоннан сөйләшкәләп торабыз

Газеталарны көтеп ала, яңалыклар белән хәбәрдар. Район башлыгы Илшат Габделфәртович белән Яңа ел алдыннан котларга килгәч ул миңа үзенең  истәлекләрен биреп җибәргән иде. Шуларны бергәләп укып карыйк.

 

...1927 елның сен-тябрендә Яңа Чүриле районы, Югары Масра авылында туганмын. Әти хезмәткәр, 1918 елдан коммунист, Гражданнар сугышында катнашкан. 1942 елда Бөек Ватан сугышына китә. Аннан кайткач төрле органнарда җаваплы эшләр башкара.

Мин 7 классны тәмамлагач “Үрнәк Масра” колхозында  эшли башладым. Бригадир булырга да туры килде. Сугыш еллары иде. Атлы лобогрейкада урак урдым, 10 километр арадан күтәреп чәчү орлыгы  ташу, кышын Курса разъездына ат белән агач чыгару, элеваторга ашлык илтү – барысы да эләкте. 15 яшемдә тракторчылар курсында укып тракторчы булдым. Казанбаш МТСы карамагында идек, төрле колхозларда язгы-көзге чәчүдә, урып-җыюда эшләргә туры килде.

1944 елның ноябрендә Сабиров фамилиясе белән  армиягә чакыру алдым. Казанбаш МТСы җитәкчелеге Гайнуллин фамилиясе белән мине калдыруны сорап хәрби комиссариатка гариза җибәргән була. Миңа фамилияне Сабиров итеп дөресләп кайт, дип киңәш бирүчеләр дә булды. Мин бу тәкъдимгә риза булмадым.

1944 елның декабрендә мин армиядә идем инде. 6 ай өйрәнүләрдән соң эчке эшләр частена билгеләделәр. Өр-яңадан киендереп, коралландырып Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Без юлда барганда  Япония белән сугыш беткән иде инде.  Хабаровск өлкәсендә палаткаларда урнаштык, япон әсирләрен сакладык. 1947 елның кышында аларны илләренә кайтара башладылар, Владивостокка кадәр озата бардык. 1947 елның маенда Одессага күчерделәр. Ул вакытта шәһәрдә “Черная кошка” бандасы киң таралган иде. Безнең полкка шул банданы бетерү бурычы куелды. Күп тапкырлар бәрелешләр булды, шәһәр тулысынча чис-тартылды.

1949 елда Украинаның  Николаевск өлкәсендә милләтчеләрне бетерүдә катнашырга туры килде. 1951 елның маенда армия хезмәтеннән туган авылыма кайттым.

1951 елның сентяб-рендә Арча икмәк пекарнясына экспедитор булып урнаштым, берәр айдан Мөндеш сельпосына рәис ярдәмчесе итеп җибәрделәр. 1954 елның маенда шунда ук рәис итеп сайландым. Анда эшләгән чорда Төрнәле сельпосы кибетләрендә зур суммада җитмәүчелекләр чыгу сәбәпле, рәисен һәм хисапчысын эштән азат итәләр.  Әлеге сельпоны безгә куштылар.

Төрнәле сельпосы 700 курсанты булган училищега хезмәт күрсәткән, анда ашханә, пекарня бар. Суны чиләк белән ташыйлар, чи утынны үзләре кисеп яралар. 12 яшь кыз шул эшләрне башкара. Училище директоры белән сөйләшеп бер кешене ат белән су ташырга, 10 курсантны утын әзерләргә билгеләдек. Ашханәне продуктлар белән тәэмин итү ифрат начар иде. Курсантларга иртә дә, көндез дә, кич тә солы боткасы бирәләр. Билгеле, алар моңа риза түгелләр иде. “Татпотребсоюз” җитәкчесе исеменә шушыларны тасвирлап хат яздым. Аннан килгән җавапта продуктларның тиешенчә җибәрелүе әйтелгән иде. Ул продуктларның Арча ресторанына бирелеп баруы ачыкланды. Шуннан соң продуктларны  турыдан-туры үзебез барып ала башладык.

1958 елның февралендә, зур җитмәүчелек чыгу сәбәпле, Курса сельпосының рәисен, хисапчысын эштән алдылар. Мине шул сельпога рәис итеп сайладылар. 1961 елда Яңа Чүриле сельпосын да Курсаныкына куштылар. Анда күп эшләрне үзгәртергә, аякка бас-тырырга туры килде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1965 елда Наласа сельпосына рәис итеп сайландым. Берничә кибет эшләми, булганнары да ягылмый, утын юк, планнар үтәлми. 2–3 ел эчендә 10 кибет салынды, эш алымнары үзгәртелде, нәтиҗәләр яхшырды. Республика буенча җиңүче булып күчмә Кызыл Байракка, акчалата премиягә лаек булдык.

1970 елда Наласа, Арча, Чулпан сельполарын кушып берләшмә ясадылар, мин аның директоры  итеп билгеләндем. Безнең карамакта 5 авыл Советы, район үзәге үзе бар иде. Коллективның тырышлыгы белән барлык төр планнарны үтәп бардык.

1973 елда Арча поселок  Советы рәисе итеп сайландым. Анда 4 елдан артык эшләдем. 1977 елда  Арча сәүдә берләшмәсендә эшләр начарланып киткәч миңа яңадан әлеге берләшмәне җитәкләргә тәкъдим иттеләр. 1991 елга кадәр, пенсиягә чыкканчы шунда эшләдем.

Миңа 3 ел Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов кулы астында эшләргә туры килде. Ул һәр кешегә игътибарлы җитәкче иде. Хезмәтне яхшы бәяли белә иде, күп  эшчеләр фатирлы булдылар.

1987 елда ТАССРның атказанган сәүдә хезмәткәре дигән исемгә лаек булдым. Тормыш иптәшем Дания белән 4 бала тәрбияләп үстердек. 7 онык, 7 оныкчык бар. Балаларыбыз югары белем алып үз тормышлары белән яшиләр.

Юлда күргәннәрем

Наласада сельпо рәисе булып эшләгән вакыт (1958–1965 еллар).

Анда эшләгәндә мин кыш көне ат белән йөри идем, яшь ат белән.  Аның бер яман гадәте бар иде: бер сәбәпсез кинәт кенә дулап чаба башлый, авызлыкланган булса да, берничек тә тыңлатып булмый. Арча урамында да берничә мәртәбә дулап  киткәне булды. Ноябрь ахыры–декабрь башы иде бугай, Арчадан Наласага баруым, көн төнгә авышкан иде. Бирәзә тау башына җитәрәк, ат, дулап китеп, мин кошевка чанадан төшеп калдым. Өскә толып киелгән. Йөгереп Бирәзәгә төшкәндә, атны авыл эчендәге баганага бәйләп куйганнар иде. Шуннан Наласага таба кайтырга чыктык.

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре