Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Пекарня хуҗасы : "Командирларны атканчы безнең хәлләр бик әйбәт иде."

    Үзенең әйтүенчә, ул сугыш елларында хәрбиләргә дигән икмәкне сатып Татарстанда ике йорт салган.

    Бу турыда безгә Суслонгер лагерьлары тарихын өйрәнүче Дмитрий Шипунов сөйләде.

    Реклама

    Әлеге комсыз бәндә атна саен мескен курсантлар  авызыннан өзеп Казан базарларына атна саен икешәр олау икмәк озата торган булган . Бу турыда ул сугыштан соң үзе сөйләгән. Шул акчага Татарстанда ике йорт салуын да яшермәгән. 1941-1942 еллар иң рәхәте булды, тикшерү килеп  командирларны аткач бераз авырлашты,базарга атна саен берәр олау гына чыгара алдым,дия торган булган. Күпме кешенең ач үлеменә сәбәпче булган бу кабәхәтне ничек хөкем итмәгәннәр? Акча ул заманда да барысын да хәл итте микән? Монысы да Суслонгерның сере булып кала.

    Кому война,кому мать родна, дигән урыс мәкале тикмәгә генә чыкмаган шул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: