erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шушмабаш мәктәбендә Габделхай Кәримов исемендәге «Авылым офыклары» дигән фәнни-гамәли конференция булды. Беренче тапкыр

Эчтәлекле, кызыклы конференция булды. Шушмабаш мәктәбе шаккатырмый калмый!

2022 елның 1 сентябрендә Шушмабаш мәктәбендә агрокласслар ачылды. Максаты изге - авыл баласында авыл җиренә карата мәхәббәт тәрбияләү. Мәктәп шушы җирлектәге "Северный" агрофирмасы белән хезмәттәшлек итә. Инде менә беренче тапкыр фәнни-гамәли конференция үткәрелә.  Шушмабаш авылында туып үскән Татарстан Республикасының. Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Габделхай Кәримов исемендәге конференция бу. 2020 елның 2 февралендә вафат булды ул. Сүзебез дога булып барып ирешсен. Конференциягә кунаклар күп килде. Район күләмендә мәктәп укучылары, секцияләргә бүленеп,  авыл, туган җир, игенчелек, терлекчелек темалары буенча әзерләгән фәнни-гамәли эшләрен якладылар. Һәр секциядә махсус комиссия-жюрилар эшләде. Әлеге зур чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров катнашты. Казаннан Шушмабаш мәктәбен тәмамлаган  республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекчелек продуктлары бүлеге начальнигы Сиренә Әхмәтова, шушы ук министрлыкның нәсел эше һәм үрчем алу бүлеге әйдәп баручы белгече Ләйсән Хәмитова һәм бүлек җитәкчесе урынбасары Ирек Әхмәтов кайтты. Конференциядә Габделхәй Кәримовның улы "Сервис- агро" ширкәте җитәкчесе Марат  Кәримов, Габделхәй Кәримовның бертуган абыйсы Шушмабашта яшәүче Габделфәт хатыны Рәмзия белән һәм апайсы Тәскирә катнаштылар. "Северный" агрофирмасы директоры Ирек Сәләхов та килде. 4 секциядә районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән 38 укучы үзләренең эзләнү-тикшеренү эшләрен якладылар. Җиңүче укучыларга диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Балалар секцияләргә таралышкач, төп залда чаралар дәвам итте. Шушмабаш мәктәбендә башлангычлар укытучысы Фәридә Сөнгатуллина туган ил, туган җир турында балалар белән искиткеч матур дәрес күрсәтте. Секцияләр эшен карарга чыгып китәрмен дигән идем, булмады, дәрес мине үзенә йотып алды. Фәридә ханым, сез чын укытучы, исән-сау булыгыз! Арча агросәнәгать һөнәр көллияте җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев 9нчы сыйныфларга үзләрендә нинди һөнәрләр алып булуы турында сөйләде.  Шулай ук кызыксынып тыңладылар. Көллияттә пешекче-кондитер һөнәрен алып чыккан бер егетнең район рестораннарының берсендә айга  160 мең сум хезмәт хакы алып эшләве күпләрне гаҗәпләндерде. Техника ремонты, авыл хуҗалыгы техникасында эшләү һ.б. кирәкле һөнәрләргә өйрәтәләр биредә.  Һөнәр алырга әллә кая барып йөрисе дә юк. Үзебездә дә менә дигән һөнәрләр алып була!                                              Секцияләрдә балалар үзләренең өйрәнгән эшләрен якладылар. Шулай ук аларны игьтибар белән тыңлап утырдык. Темалар төрле. Кемдер авыл тарихын, күренекле кешеләрен өйрәнгән. Кемдер үсемлекчелек буенча алдынгы тәҗрибә ясап караган һ.б.    Мәсәлән, Наласа мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Сәрия Сираҗиева мәктәп участогында ничек итеп экологик якта чиста итеп яшелчәләр үстереп булуы, мул уңыш алу серләре  хакында сөйләде. Җитәкчесе биология укытучысы Динә Шакирова. "Химикатлар белән нәрсәгә кәбестәне үстереп торырга, кибеттә дә бар ич ул!", - диде Сәрия. Корткычлардан утын көленең файдасы барлыгын исбатлап әйтте ул. Һәм тагын. Кәбестә корткычы борчалар исле үсемлекләрне яратмыйлар, янына, төпләренә әрем куярга кирәк икән.                   Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова конференциядә катнашкан укучыларга, кунакларга һәм әлеге чараны оештыруда матди ярдәм күрсәткән "Сервис-Агро" ширкәте җитәкчесе Марат Кәримовка,  "Северный" агрофирмасы директоры Ирек Саләховка чиксез зур рәхмәтләрен җиткерде! Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X