Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Суытачак . Арктикадан кар килә!

    Татарстан синоптиклары республикага салкын һава, кар һәм карлы яңгыр килүе турында кисәтә. Шуның белән бергә, секундына 4-9 метр тәшкил иткән көчле җил дә көтелә. Юлларда боз катламы барлыкка киләчәк.

     

    Реклама

    Бу хакта КФУ профессоры Юрий Переведенцев та кисәткән иде. "Якшәмбе көндез 5 градуска кадәр җылытачак, дүшәмбегә каршы төндә 1 градуска кадәр салкынайта. Дүшәмбе көндез 3 градус җылы булачак, юеш кар яварга мөмкин. Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -4, сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә -3 градуска кадәр түбәнәячәк. Сишәмбе көндез +4, ә чәршәмбедә +5 градус җылы булачак", дигән иде ул.

    Сак булыйк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: