erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сөяксез тел... ни әйтмәс

“Кычытмаган җирне кашып йөри”, имеш...

“Үзара салым акчасын түләргә кушалар. Әмма шәһәрдә булган кимчелекләр бетерелмәгәч, җитәкчеләр кеше зарын колакка алмагач, аннан ни файда?

Әнә шулай дип безгә Арча шәһәренең Кызыл Бистә урамында яшәүче Зөләйха ханым шалтыратты. “Аннан бераздан: “Миннән калмады, түләдем мин ул акчаны. Ел да түләп барам”, –диде.

Еламаган балага имезлек каптырмыйлар, диләр. Әмма ул күз яше белән генә еламаган, шәһәр советына әллә ничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Тик... сүзен колакларына элүче генә булмаган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре җавапларыннан соң шундый уй туды, алар фикеренчә Зөләйха ханым, бер сүз белән әйткәндә, “кычытмаган җирне кашып йөри”. Дөрес, карарбыз, дип вәгъдә итә икән үзләре. Тел сөяксез бит ул ни әйтмәс. Тик сүздә генә кала.

Капкадан чыгуга жимерек кое калдыгы. Өйдән 5 метр ераклыкта трансформатор, чүплек савытының шакшы суы яңгырдан соң балалар мәйданчыгына ага. Шәһәр хакимияте эшләрбез дип вәгъдә итә башлаганга бик күптән, – ди Зөләйха ханым. Кызыл Бистә урамы, 13нче йорт,  килегез, күрегез. Кышын юл чистартып каршыга кар да өеп куялар.

Бу – элеккеге крахмал заводы территориясе. Ул тирәдә катлы йортлар төзеделәр, күтәртеп юл салдылар. Бердәнбер шәхси йорт ятим бала кебек ялгызы утырып калды. “Гаражга терәп үк диярлек трансформатор куйдылар.  Вакытлыча гына, диделәр. Төзелеш тәмамлангач аласылар иде. Тик шунда калды. Куркыныч бит ул”, – ди хуҗабикә борчылып.

РЭС җитәкчесе Нияз Нурмөхәммәтовка шалтыраттык. "Аны куярга башка урын юк. Коммуникацияләр тоташтырылган. Җаваплы оешмалар белән килешенеп эшләнгән, – диде ул. – Бу трансформатор пунктының бернинди куркынычы юк. Ябык, саклагыч автомат бар. Хәтта койма белән әйләндереп алу да кирәк түгел”.

– Каршыда күпкатлы йорт. Шуның янындагы карны безнең койма буена өеп куялар. Дөресме инде бу? – дип аптырый Зөләйха ханым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзебез барып күрдек. Хуҗалар белән килешәбез, синең койма буеңа тау кадәр кар китереп өйсәләр, ошар идеме икән?

– Бу тирәне кардан без чистартмыйбыз. Күп катлы йорт “Идарәче компания” карамагында. Шулай да койма буена өелгән карны түктердем, – диде “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов.

Чыннан да, икенче көнне махсус шул йорт яныннан уздык. Карны түккәннәр иде.

– Ярый, киләчәктә карны икенче урынга, йорт артына өярбез, – диде “Идарәче компания” җитәкчесе Илдус Әһлиев.

Үземнеке үземә җиткән, күршем өчен кайгырам, дигәндәй, Зөләйха ханым балалар мәйданчыгы турында да әйтеп үтте. Юл кырында чүп контейнерлары, астарак балалар мәйданчыгы. “Язын, яңгырлардан соң барлык шакшы су шунда ага. Безнең гаражны агып төшкән су баса. Үзебезнең турыда канау казыйбыз. Ул чүп белән тула. Капка төбе,  дип агып килгән бөтен шакшыны без чистартырга тиеш микәнни?” – диде ул.

Без аның бөтен зарларын шәһәр башкарма комитетына җиткердек. Тик Зөләйха ханымга биредә шикаятьче ханым, дип кенә карыйлар кебек тоелды?  Бәлки, аларга халык фикеренә дә колак салырга кирәктер? Үзара салым акчасын түли икән, ул үз моң-зарларына уңай җавап та көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X