Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сыңар алтын алка тапмадыгызмы?

    Бик кадерле бүләк булган ул.

    Бүген редакциягә бер ханым керде. "Сыңар алтын алкам югалды.Сезгә мөрәҗәгать итүче булмадымы?"  - дип сорады ул. - Элеккеге алтын иде. Тик эш анда түгел. Минем өчен бик кадерле бүләк иде ул".

    26 апрель көнне әлеге ханым Арчага килгән. Күп урыннарда, кибетләрдә дә булган. Кайткач алкасы юлкылын абайлап алган. Кайда төшеп калды икән инде ул, дип борчыла. "Төшемә дә керде.  Пыяла савыт эчендә. Янында яулык бәйләгән ханым тора", - ди. 

    Реклама

    Бәлки, берәрегез тапкандыр да хуҗасын ничек эзләргә белми аптырыйдыр. Редакциягә 89179076973 номерына шалтыратып әйтсәгез, хуҗасына җиткерер идек. Алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: