Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сөяркәсе белән бергә ирен үтергән

    Ирнең мәетен алар чүплеккә чыгарып күмгән.

    Бу коточкыч хәл Чиләбе өлкәсендә булган. Хатын 26 яшьлек сөяркәсен ял итәргә бакча өенә алып барган. Шунда аларны аның ире күргән. Нәтиҗәдә, ирләр арасында низаг чыккан һәм хатынның сөяркәсе иренә өч тапкыр пычак белән кадаган. Ир шунда ук үлгән.

    Арытаба алар аның гәүдәсен чүплеккә чыгарып күмгән. Икенче көнне хатын полициягә барып, ирен аның сөяркәсе үтерүе турында гариза язган.

    Хезмәткәрләр тикшерүләр үткәргәч, бу фаҗигадә хатынның да катнашлыгын ачыклаган. Хәзер хатынга - өч, аның сөяркәсенә 8 ел төрмә яный.

    Фото: "РИА Новости" сайтыннан.

    Реклама

    +18

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/S-yark-se-bel-n-berg-iren-terg-n-163967/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: