erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

– Сөяркәсе... сөяркәсе кем?

Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабын сорап «Казан утлары» журналына мөрәҗәгать итәләр, китапның сатуга чыгуы белән кызыксыналар.

Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабы чыгу турындагы хәбәрне күргән укучылар әлеге китапны кайдан сатып алып булуы һәм аның сюжеты белән кызыксына. Китап «Казан утлары» китапханәсе сериясендә нәшер ителде, аны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тәкъдим итә.

«Китапны сорап районнардан шалтыраталар», — диде «Татар-информ»га журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин. Ул китапны киләсе атнадан Казандагы татар китаплары кибетләрендә һәм басма матбугат сатучы киоскларда алып булачагын әйтте. Татарстан районнарында яшәүчеләр китапны район газеталары редакцияләреннән сатып алырга мөмкин, ә чит төбәкләрдә яшәүчеләр китапка https://tatkniga.ru/ сайты аша заказ бирә алачак.

«Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә чыккан беренче китап авторы Нәбирә Гыйматдинова «Уйламаган көнем юк» романының сюжеты турында сөйләде.

«Уйламаган көнем юк» әсәрендә мин берничә геройны төп образлар итеп алдым. Мәсәлән, Тәслимә — талантлы язучы, фәлсәфи әсәрләр яза һәм шуның өчен ул журналдан редактор тарафыннан куыла. Ни өчен дигәндә, журналга җиңел укыла торган әйберләр кирәк. Аның ире Миндияр — комарлы уеннар белән мавыга, Лас-Вегаста казиноларда зур акчалар эшләргә хыяллана. Ләкин анда барып җитә алмый, Тәслимәнең хыялында төзегән бик матур зур йортын оттырып, хатынын бурычка батыра. Тәслимә, шушы бурычлардан котылу өчен, бер бик тә бай түрәнең йортына хезмәтче булып урнаша.

Монда мин дөньяның контрастын бирергә тырыштым. Бер яктан, биек коймалар артында төзелгән өчәр-дүртәр катлы йортлар, ләкин ул йортлардагы без XII гасырда да белгән һәм курыккан Тауэр замогыннан да куркынычрак тормыш бара. Анда бәгырьсезлек, кансызлык һәм миһербансызлык хөкем сөрә, аларда кеше хәсрәте юк. Ә шушы бистәләрнең артында кибетләрнең срогы чыккан ризыкларны түгә торган чокырларында халык казына. Алар арасында без белгән, без талантын бәяләгән әдәбият, сәнгать кешеләре дә бар», — диде язучы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Уйламаган көнем юк» китабы 2000 данә тираж белән басылып чыкты. Форматы — йомшак тышлы кесә китабы. Хәзерге вакытта китапны алырга теләүчеләрдән заказлар җыю бара.

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/11-12-2020/kitap-s-yuchel-r-uylamagan-k-nem-yuk-kitabyny-syuzhety-bel-n-kyzyksyna-5791984

 

– Сөяркәсе... сөяркәсе кем?
– Шайтан! Хет хатыннар белән чуалсын иде! Сез бит бер-берегезне яратмыйсыз. Дөресме?
– Әлбәттә!
– Мине төзәтүе җиңел, ә менә кәкре агач - иреңне ничек турайтырсың, Тәслимә! Миндияр акчаңны нәрсәгә туздырганын беләсеңме? Тиененә кадәр туздыра! Аерыл ул җәфадан!

...Миңгерәүләнәм бугай! Миңгерәүләнәм, ә хыялым бәллүр савыт төсле төшә дә ватыла... Ике катлы коттедж, биек түшәмле бүлмәләр, каен утыны чытыр-чытыр янган мич-камин...

Миндияр нинди афәткә баткан? Тәслимәнең ниләр күрәсе бар? Язмышны җиңәм, мәхәббәтне җиңәм дип яшәгән хатын бәхетен таба алырмы?

Җаваплар - Нәбирә Гыйматдинованың "Уйламаган көнем юк" дип аталган яңа китабында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X