erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сыер күпме тора?

Минем язмаларым бар да тормыштан алынган, аларда тамчы да “су“ юк. Кайвакытта газета укучылар үзләре дә кызыклы вакыйгалар турында шалтыраталар, хатлар язалар.

Чөмә-Елга авылында гомер кичергән, тормыш иптәше бакыйлыкка күчкәч Арчадагы фатирында яши башлаган хәбәрчебез Фирдия Гафиятова: “Кошлар турындагы язманы укыгач еладым, –дип яза. – Үземнең авылдагы кошларым ачка тилмереп йөриләр микән дип уйладым. Ел да алмагачларга күп итеп туң май элеп куя идем, ә мин хәзер Арчада. Шул кошларны уйлап үзәгем өзелә. Монда да кошлар мине эзләп тапты табуын. Туң май, тары ярмасы куйган идем, бик тиз килеп җиттеләр.

Җай табып авылга да кайтып киләм әле. Андагы кошларым –дусларымны да онытып бетермәм“.

Табигатьне, кошларны яраткан кешене хөрмәт итәм мин! Дөрес, әлегә көннәр җылы, кошларга җим дә җитәрлек. Әмма аларны әкренләп ияләндерә тору һич тә зыян итмәс. “Песнәкләрне ашатудан ни файда, алар җәен бездән китә бит“, – ди бер танышым. Менә шуңа күрә бу  кошкайларны хәзер үк бакчаларыбызга ияләндерә торыйк. Мин үзем күпләп  көнбагыш үстерәм. Алар өлгергәч башларын җыйнап куям. Иртән бер баш симәнкене агачка элеп китәм. Песнәкләр кичкә кадәр ялт иттереп куя симәнкене. Алар бит син биргән җимгә генә карап тормый, тишек-ярыкларга, агач кабык-лары астына яшеренгән корткычларны, аларның күкәйләрен эзләп таба. Көз һәм яз күпме корткычлардан арындыра алар безнең бакчаларны!

Ә менә кышкы салкыннар, бураннар башлангач алар өчен бик кыенга туры килә.

Шурабашта яшәүче Федор ага Антипов газетаны укуны шул сәхифәдән башлыйм, ди. Аның үзенең хатларын укуы да кызыклы. “Мин икенче төркем инвалид булсам да, 60 яшьтә лаеклы ялга чыккач һәр иртә уянгач күнегүләр ясый башладым, –  дип яза  ул. – башта урын өстендә, аннан торып 55–60 минут тәннең барлык өлешенә массаж һәм хәрәкәт ясыйм. Шулар эченә 60 тапкыр чүгәләү, велосипедта педаль әйләндерү һ.б. керә. Чүгәләүне яшькә карап арттыра барам,  хәзер миңа 87нче яшь, шуңа 87 мәртәбә чүгәләргә туры килә...“

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушы юлларны баш мөхәррир Исрафил Рәхмәтулловичка укып күрсәтәм. Ул да баш чайкый, яшьләребезне барлап чүгәли башлыйбыз. Әмма әлләни майтарып булмый. Моның өчен Федор абый кебек даими шөгыльләнергә кирәк шул. Аннан Федор абый да башта табиб белән киңәшләшергә кирәк, дип искәртә. “Мин файдасын күрәм, шулардан соң организм яшәргән кебек була“, – ди.

Борынгылар хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.

Борынгылар димәктән, тарих битләрен барлап утырганда кызыклы мәгълүматларга тап булдым әле. Безне бит совет чорында элекке тормышны бик начар итеп күрсәтергә тырышып укыттылар. Чыннан да, 1913–1914 уку елында укытучыга “нибары“ 30 сум хезмәт хакы һәм фатир өчен 2 сум түләнгән. Акча мени инде бу диярсез. Ашыкмагыз. 1913 елда бер сыерның бәясе 6 сум булган! Димәк, 30 сумга  5 сыер алып булган. Әле өч айлык фатир акчасын да кушсаң, тагын бер сыер дигән сүз.

Хәзерге бәяләрне үзегез беләсез, исәпләп карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X