Сыерны бәреп салырлык минем Алиянур
Бер юнәлештә булырга кирәк
Вакыт юк, дию, авырту ул. Ял итәргә дә җай табарга була. Вакытны көйли белергә генә кирәк. Курса Почмактан үзенең гаилә фермасы булган Фәргать Хөрмәтов әнә шулай, ди. Аның фикеренчә, бар нәрсәгә – эшкә дә, ял итәргә дә өлгереп була, бары тик теләк кенә булсын.
Фәргать армиядән соң эчке эшләр бүлегендә эшли, Сеҗе участогында участок инспекторы була, Чечняга да барып кайта. Сугышчан хәрәкәт ветераны медальләр белән дә бүләкләнә. Аннан кайткач читтән торып югары уку йортында юрист һөнәрен үзләштерә.
2013 елда ул капитан дәрәҗәсендә отставкага китә. Көче ташып торган әле кырык яше дә тулмаган ир-ат. Нишләргә? Озак уйлап тормый Фәргать, авылда үз бизнесын башлап җибәрә.
– Мин авыл малае бит. Терлекләр яратам. Әти-әни гомер буе терлекчелектә эшләде. Үзебездә дә өч сыердан ким асрамадык. Шуның белән өй җиткезеп чыктык. Дөрес, авыл җирендә яшәүче яшь кеше буларак, хөкүмәт тә ярдәм бирде. Уйлаштык та сыерлар санын бишкә җиткердек. 2015 елда субсидия алып, аларны тагын өчкә арттырдык. Узган ел фермер булып теркәлдем. Хәзерге вакытта 15 савым сыеры, таналар, үгезләр бар, – диде ул. – 11 гектар пай җирем бар. Шунда печән үстерәм. Аны өй янына өймәскә тырышам. Басудан алып кайту өчен ат сатып алдым. Безнең элек тә атлар бар иде. Әти олыгаеп киткәч бетерергә туры килде. Төп ярдәмчем – хатыным Алиянур. Ул да эшләп үскән авыл кызы. Дүрә йорт аша гына тора идек. Тагын бер эшчем бар.
Фәргать белән Алиянур иртән биштә аяк өстендә инде. Сыерларны саварга кирәк . “Бүген 11 сыердан 230 литр сөт савып алдык. Уртача бер сыердан 20 литр була. Бу бик әйбәт инде. Сөт җыючылар Мәдинә белән Фәнис Хаҗиевлар иртүк килеп алып китәләр. Литры 22 сумнан. “Арзансызмыйсызмы?” – дип сорадым.
– Нәфеснең чиге юк аның. Иң мөһиме – яраткан эшең бар. Казанга сату белән йөрмибез. Дөрес, итләрне илтәбез. Билгеле кешеләребез бар, беткәннән беткәнгә шалтыратып әйтәләр. Бозауларны тереләтә дә алып китәләр, – диде Фәргать Хөрмәтов. – Азык белән проблема юк. Печән җитә. Салам белән ашлыкны сатып алабыз. Табышны санаган юк инде. Үзенчә авыл бизнесы бит бу. Шуңа салып барасың. Бер урында таптанып торып булмый. Алга барырга, киңәергә, үсәргә кирәк. Бөтен уңайлыклары булган ике катлы йортыбыз бар. Авыл җирендә начар түгел. Улыбыз Булат, кызыбыз Адилә үзем кебек юрист һөнәре үзләштерәләр. Балаларны укытырга да акча кирәк заман. Минемчә, безнең эштә уңышка ирешү өчен хатының белән бер юнәлештә булырга кирәк. Сыерны бәреп салырлык минем Алиянур. Булдыра. Бер елга сигез тана өйрәтте ул. Күршеләремә бик рәхмәт. Бер сүзләре юк. Югыйсә, авыл эчендә яшибез, тирес исе килми калмый. Күршем Ленар Шакиров – ясалма орлыкландыручы. Ярдәм кирәк булса, аңа дәшәм. Бер каршы килгәне юк. Зарланырлык урыныбыз юк.
Гөлсинә Зәкиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев