erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сөйләшү өчен җитди тема

Мәктәптә күп нәрсәгә өйрәтәләр. Баланың балалык, үсмер еллары мәктәптә үтә. Ә укытучы үсеп килүче яшьләр белән сөйләшер өчен темаларны таба һәм балаларны кызыклы сөйләшүгә тарта белергә тиеш.

Арчаның 5нче гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлнара Әхмәтханова шундыйларның берсе. Ул оештырган чараларда катнашкан бар. Әле менә яңа гына мәктәптә 10-11 сыйныф укучылары белән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чара  үткәрделәр. “Бу турыда онытырга ярамый. 1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне” дип аталды ул.

– Бу заман чирен без искә алмыйча калырга тиеш түгел, – диде Гөлнара ханым. – Югары сыйныф укучылары ВИЧ-инфекциянең нинди йогышлы чир икәнен белергә тиешләр. Сөйләшү барышында алар ВИЧ-инфекциядән ничек сак-ланырга кирәклеген, чирнең нинди юл белән күчүен тагын да тирәнтенрәк белделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге чарада гимназиянең шәфкать туташы Гөлназ Фәттахова катнашты. Ул ВИЧ-инфекция турында яшүсмерләргә аңлаешлы итеп сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X