erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сынала торган ел, сынатмаска!

27 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районына килде. Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде

Марат Җәббаров “Яңарыш” ширкәтенең Иске Чүриле авылында яңа төзелә торган сөтчелек комплексында булды. Биредә 300әр сыерга исәпләнгән биш торак төзү күздә тотыла. 300 баш сыерны быел ук кертәчәкләр.

Министр белән район башлыгы иген кырларын карап үттеләр. “Кырлай” ширкәтенең сугарыла торган бәрәңге басуында хуҗалык җитәкчеләре белән киңәшмә булды. Илшат Нуриев игеннәрне урып-җыюның барышы, терлек азыгы әзерләүнең торышы белән таныштырды.

Бу көнгә барысы 26,8 мең тонна ашлык суктырылган иде, бер гектардан уртача уңыш – 16,9 центнер. Азык әзерләү дәвам итә, хуҗалыклар быел кирәк кадәр азыкны үзләрендә әзерли алабыз, дип исәплиләр. Бер шартлы терлеккә 14 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнде. Хуҗалыклар саламны да  комбайннар артыннан ук җыйнап баралар.

Марат Җәббаров авыл эшчәннәре алдында торган бурычларга тукталды. Бүген беренче чиратта булган уңышны югалтуларсыз җыйнап алырга, терлекләргә җитәрлек азык әзерләргә кирәк.

Министр шунда ук куелган күргәзмәне дә карады. Анда корылыкка чыдам судан үләне дә бар иде. “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров әлеге үләннең өч метрга җиткәннәре дә бар, диде. Хәзер сенажга салалар, масса бик яхшы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кукуруз да калышмый. “Яңарыш” ширкәтенең олы юл буендагы кукурузын ЮХИДИ хезмәткәрләре, борылыштан килүче машиналарны күрергә комачаулый дип, бер өлешен урырга киңәш иткәннәр.

“Кырлай” ширкәтендә бер мең гектар бәрәңге сугарылып үстерелә. Иртә сортлысын ала да башладылар. Гектардан 250 центнер чамасы чыга. Хуҗалык кишер, чөгендер, башка яшелчәләр дә үстерә.

29 июльгә булган мәгълүматларга караганда, район буенча  игеннәрнең 32 проценты җыйнап алынды. “Казанка” ширкәтендә – 89, “Курса МТСы”нда – 76, “Ташкичү”дә 40 процент.

Көзге чәчү дә якынлаша.

–  Арыш чәчүнең иң яхшы сроклары 15 августтан 25 августка, көзге бодайныкы – 25 августтан 5 сентябрьгә кадәр, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X