erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сынау нәтиҗәсе – җиңүләр

Китапханәче Гөлназ Байкова өчен бу ел уңышлы булды. Соңгы вакытта гына да аңа җиңүләр ишелеп килде.

Гомумән, Гөлназ турында соңгы вакытта газета битләрендә еш искә алына башлады.

Грант откан, төрледән-төрле чаралар оештыра, алып бара, бәйгеләрдә катнаша. 2019 елда ул яшь белгечләр өчен грант отты, “Татар кызы–2019” Бөтендөнья бәйгесенең финалына үтеп, “Иң зирәк татар кызы” номинациясендә җиңү яулады, район бәйгеләрендә алдынгы урыннарга чыкты. Соңгы вакытта гына да республикада, шулай ук Россиядә аның иң яхшы китапханәчеләр рәтенә керүе турындагы хәбәр килеп иреште.

Гөлназ – бик чибәр, мөлаем, ягымлы, кечкенәдән ятимлекне күреп үскән Арча кызы. Әтисе Рамил аңа өч яшь чагында ук үлгән. Әнисе Вәсилә ханым кыз университетта укыганда юл һәлакәтенә очрап һәлак була. Әнә шулай әле мөстәкыйль тормышка аяк та басмаган кыз берүзе кала. Әмма төшенкелеккә бирелми, кызына зур өметләр баглаган әнисе теләген үтәргә карар кыла – үз тырышлыгы белән югары белем алуын дәвам итә.

– Казан федераль университетына икътисадчы һөнәре буенча укырга кердем. Кызыл дипломга тәмамладым. Аннан финанс институтында магистратурада укыдым, аннан да кызыл диплом алып чыктым. Әмма, күргәнегезчә, китапханәче булып киттем, – диде Гөлназ. – Кечкенәдән китап укырга яраттым мин. Бакалавриатны тәмамлаганнан соң җәйге чорга Арча үзәк китапханәсенә эшкә урнаштым. Балалар белән эшләве дә, иҗади хезмәт булуы да ошады, бу һөнәрне бик яраттым. Без бит биредә үзебезне төрле өлкәдә сыныйбыз – сценарийлар да язабыз, төрле әкият геройларына әверелеп балаларның күңелләрен дә күрәбез, кешеләр белән аралашабыз. Аннан проектлар язу эшчәнлеге кереп китте. Быел да “Изгелекнең чиге юк” проектын язып, җиңүгә ирештем, хәзер шуның кысаларында төрле чаралар үткәрәбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнә шулай ике кызыл дипломлы икътисадчы китапханәче була да китә. Мәдәният институтында укып, дип-лом да ала. Әмма алган югары белеме дә ярап куя. Компьютерны яхшы белә, тәкъдир итүләрне үзе ясый, проект язганда да укыганнарының кирәге чыга. Ә быел ул “Ел китапханәчесе” бәйгесендә катнашып карарга була. Россиядә дә шундый бәйге баруы турында ишетә. Ә нигә үзен сынап карамаска? Барыбер әзерләнә бит. Портфолиолар тутыра, видео аша үзе, хезмәте, уңышлары белән таныштыра, эссе яза. “Татарстанныкы катлаулырак булды. Эшләре дә үзенчәлеклерәк иде, һөнәрем буенча реклама видеороликлары да ясарга кирәк булды”, – диде Гөлназ. Берсенә электрон почта аша җибәрсә, Казанга эшләрен үзе илтеп бирә.

– Россия бәйгесе нәтиҗәләре алданрак билгеле булды. 59 төбәктән 194 гариза килгән булган. 23ен сайлап алганнар. Ә финалга Татарстаннан ике кеше үткән. Шуларның берсе мин һәм җиңү дә миндә, – диде Гөлназ һәрвакыттагыча оялчан гына елмаеп. – Шул көннәрдә генә тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште – Татарстан бәйгесендә  дә беренче урын миңа бирелгән.

Аралаша торгач, Гөлназның кул эшләре остасы булуы да мәгълүм булды. Милли рухта татар кызларының бизәнү әйберләрен – алкалар, чулпылар ясый, хәзер изү чигә башлаган.

– Мин бер эшкә тотынсам, ахырына җиткермичә туктый алмыйм. Әйдә, ярар әле, дия торган гадәтем юк. Бер чарада костюм җитмәде, шуны төнге 12гә кадәр тегеп утырдым. Шунда тегү машинасы алып, тегәргә дә өйрәнергә кирәк икән, дигән фикергә килдем, – диде Гөлназ. – Мине аңлаганы, ярдәм иткәне өчен ирем Илназга рәхмәтлемен. Кайчак төн урталарына кадәр, ял көннәрендә дә утырырга туры килә. Китапханәгә эшкә урнашкач, мин күп яктан ачылдым. Бу һөнәрне үзләштерүдә, яхшы белгеч буларак танылуда ярдәм күрсәткән барлык хезмәттәшләремә, бәйгедә көчемне сынап карарга мөмкинлек биргән җитәкчебезгә чиксез рәхмәтлемен. Алга таба да шулай ярдәмләшеп эшләргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X