erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сыйныф белән пешкәннәр

25 балага табиб ярдәме кирәк булган.

Хакасиянең Абакан шәһәрендә укучыларның һәм педагогның сыйныфта урнаштырылган бактерицид ультрашәмәхә лампасы аркасында күзләре пешүе турында күптән түгел язган идек. Шуңа охшаш хәл Мәскәүнең 1415нче мәктәбендә дә булган. Биредә белем алучы беренче сыйныф укучыларының кварц лампасыннан күзләре пешкән. Бу хакта Мәгариф департаментының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дүшәмбе көнне укытучы тәнәфес вакытында һаваны зарарсызландыру өчен ачык типтагы кварц лампасын кабызып куйган. Укучылар сыйныфка кергәч тә педагог лампаны сүндермәгән. Бу хәлдән соң сыйныфтагы балаларның күзләре кызарып чыккан. Аларның күпчелеге әти-әниләре белән табибка мөрәҗәгать иткән. 25 укучының дүртесе генә дәресләргә йөри башлаган.
Департаментта әлеге очрак буенча тикшерү баруы, ә укытучыны эштән җибәрүләре турында белдерәләр.

Фото: activityedu.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Siynif-bel-n-peshk-nn-r-148262/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X