Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сыйныфташлар китеп барды

    Вакыт дигәнең бик тиз уза. Казанбаш урта мәктәбен тәмамлаганга да илле елдан артык вакыт үткән икән инде. Бу мәктәпкә тәүге тапкыр килгән көннәр әле дә күз алдында.

    Яңа мәктәп бинасын төзеп кенә бетергәннәр иде. Аның чормасына туфракны без ташыдык. Парталар артына утырып белем алуга керешкәнче, көтелмәгән каршылыкларга очрарга туры килде.

    Тугызынчы сыйныфка керергә теләп тирә-күрше авыллардан йөздән артык малай һәм кыз килгән иде. Ни өчендер, ул елны бер генә класс ачарга рөхсәт булган. Иртән килүгә безне җыйнап алалар да, өйләребезгә кайтып китәргә кушалар. Берәү дә кайтам дип кул күтәрми, бирегә һәркем укырга дип килгән.

    Болай да барып чыкмагач, колхоз басуына бәрәңге чүпләргә йөртә башладылар. Йөздән артык бала шактый зур көч бит инде. Сентябрь ае беткәнче йөрдек шулай эшләп. Бәрәңге алып бетте, әлегә аны-моны әйтүче юк. Ялдан соң тагын шул хәл кабатланды, бер класс булачак, өйләрегезгә кайтып китегез.

    Шуннан нишләделәр дисезме – кайсыдыр фәннән (химия иде бугай) имтихан алдылар. Икеле алганнарга – мәктәпкә юл ябык. Шуннан бер класста 32ме укучы калдык. Ерактарак булган авыллардан булганнарга интернатта урын бирделәр. Комендантыбыз Тәскирә апа бик әйбәт, әмма таләпчән иде. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, дилбегәне кулында нык тота. Тәртибе әйбәт булган малайларга кичләрен клубка кино-концертларга төшәргә дә рөхсәт итә.

    Без бер бүлмәдә 6малай. Иске Кырлайдан Данил Ибраһимов бүлмә буйлап атаклы диктор Левитан булып: “Говорит Москва!” дип сөйләп йөри. Аның тавышы шәп. Без әле аның  алдагы тормышына әзерләнеп йөрүен белмибез. Данил ун балалы гаиләдән, ул – төпчеге. Әйбәт укый, гармунда уйный, мәктәпне тәмамлагач Казан музыка училищесында, Казан дәүләт педагогия институтында укыды, тарих фәннәре кандидаты булды. 1982 елда ТАССР Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетында диктор булып эшләде. 1987 елдан “Татарстан” Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең программалар һәм чыгарылыш бүлегенә җитәкчелек итте. 1993 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратына күчте, шуннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары ярдәмчесе булды.  Данил Исмәгыйль улы 2005–2015 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенә җитәкчелек итте.

    Реклама

    Без аңа район газетасына кагылышлы сораулар килеп чыкканда мөрәҗәгать итә идек. Ул аларның берсен дә игътибарсыз калдырмады, газетабызның 85 еллык юбилеена кызыклы тарихи документлар алып кайтты.

    Тагын бер сабакташым – Харис Мөхәммәдиев. Ул Курса-Почмак авылыннан, укуы яхшы, шахматны шәп уйный, “башлы” егет. Мәктәпне тәмамлагач Казан авыл хуҗалыгы институтында укып агроном белгечлеге алды. Туган авылына кайтып баш агроном, аннан соң унөч ел колхоз рәисе булды. Фәйзи Галиев, Мирбат Хәстиев, Наил Сабиров, Әдһәм Сәмигуллин кебек легендар колхоз рәисләре  эшләгән чор бу. Җыелышларда, киңәшмәләрдә әлеге олпат шәхесләрне мактаганнан соң, яшь җитәкче, сабакташым Харис Мөхәммәдиевне дә әйтеп үтүләре күңелгә рәхәтлек бирә иде. Бервакытны аның сәламәтлеге какшап алды. Беренче секретарь Харис Зәйнуллинның: “Шундый өметле яшь җитәкче авырып китте бит әле”, – дип борчылып сөйләве истә.

    Ул рәислек иткән елларда күп төзелешләр алып барылды, колхоз алдынгылар рәтендә булды. Рәислектән киткәч тә Харис Мөхәммәдиев колхозда прораб булып эшләде, тормыш эчендә кайнады. Аның эшен улы  Рөстәм лаеклы дәвам итә, ул “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә баш агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

    Кызганыч, әлеге якты истәлекне моңсу рухта тәмамларга туры килә. 21 сентябрьдә мәкерле үлем ике сабакташны да якты дөньядан мәңгелеккә алып китте. Бу истәлекләр рухларына дога булып барып  ирешсен.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: