erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Табиб-нефролог хатынын үтереп, чүп контейнерына ыргыткан. Ниләр генә юк!.

Аллам сакласын!

Хатыны шулай ук табиб булып эшләгән

Петербургның баш нефрологы Александрның хатыны Ирина шулай ук табиб булып эшләгән. Фаҗига булган көнне ирле-хатынлы сүзгә керә. Ир-атның бу вакытка сөяркәсе дә булган. Тавыш шуннан чыккан да. Хатынын үтергәч, ул аның юкка чыгуын әйтә. Иртән, ял булса да эшкә чыгып китте ди. Иринаны күпме генә эзләсәләр дә, таба алмыйлар. Гаилә шәхси детектив та яллый, әмма нәтиҗәсе булмый.

Хәтта "Жди меня" тапшыруына да баралар. Иринаның әтисе Геннадийдан полиция хезмәткәрләре, киявегезнең сөяркәсе булуы турында беләсезме, дип сорый. Сөяркә аркасында хатыннарны үтерә башласалар, бөтен ир-ат тол булыр иде, дип җавап бирә әти кеше. Әнисе дә, мондый яхшы кияү турында хыялланмадым да, ди. Тикшерүчеләр бу сүзләрне әле дә хәтерли.

Ирина белән Александр студент вакытта таныша. Гаилә корып, өч бала үстерә. Ирина югалганда улларына 27, кызларына 22 һәм 13 яшь була. Иринаның да, Александрның да әти-әнисе табиблар. Геннадий кызын соңгы тапкыр ул югалырга ике көн кала күрә. Гаиләсе белән 23 февраль бәйрәмендә әтисен килеп котлый. Һәр ял көннәре иртәнге сәгать сигездә аларның телефоннан сөйләшә торган гадәтләре була. Фаҗига булган көнне кияве шалтыратып, хатынының кичтән арып кайтып йокларга ятуын, борчымаска кушуларын сорады ди. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кияүнең беркайчан да алай шалтыратканы булмаган. Оныклары исә бу көнне дачада була. Кызлары югалып биш ай узгач, кияү Краснодарга китә, әмма тикшерүчеләр аның сөяркәсе белән Сочида булуын хәбәр итә. Аларның шәһәргә кайтуларын белеп, каршы алырга китә һәм кияүне сөяркәсе белән күрә. Шуннан ел ярым аның белән аралашмый. Бераздан кияү өйләнеп тә куя. Ун ел узса да, Иринаның әтисе аны эзләвен туктатмый. Тикшерү эше яңадан башлангач, полиция хезмәткәрләре кияүне тоткарлый. Аны полиграф кулланып тикшерәләр. Нефролог хатынына үтереп кенә калмаган, тураклап чүп контейнерына ыргыткан

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/tabib-nefrolog-khatynyn-terep-chp-konteyneryna-yrgytkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X