erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Табиб-педиатр Тәслимә Гайфуллинага - 70 яшь

Тәслимә Гайфуллина 46 ел табиб-педиатр булып эшли. Арча хастаханәсенә килгәненә дә 43 ел

Ире, озак еллар Арча хастаханәсендә терапевт булып эшләгән Хафиз Мансурович белән алар бер чорда укый, студентларның төзелеш отрядында очраша, әмма кулларына диплом алгач кына чынлап торып таныша.

Тәслимә Саматовна белән без эш урынында очраштык. Тыгыз эш графигы булуга карамастан, аралашырга вакыт таба алды ул. “Бүген эш көне, төнгә дежурга, иртәгә тагын эшкә”, – диде ул елмаеп. Елмаеп, зарланып түгел, чөнки аны һәм хезмәтен ничек күңел биреп, яратып башкарганын белмәгән балалы ана юктыр. 
Сарай-Чокырча авылында гади колхозчы гаиләсендә туып-үсә ул. Сугыштан соң туган бала. Әтисе исән-сау кайткан. Дүрт бала өстенә яңадан дүртәү туган. Икесе кечкенә вакытта ук үлгән. Тәслимә дүрт малайга кадерле кыз. Төпчек бала.

– Әнием Саймә дә, әтием Самат та бик тырыш, ярдәмчел, кешелекле булдылар. Кемгәдер булышырга кирәк булса, бөтен эшләрен ташлап, шунда йөгерәләр иде. Безне дә үз үрнәкләрендә олыларны хөрмәт итәргә, кешеләргә каты бәрелмәскә, рәхмәтләрен алырга тырышырга өйрәтеп үстерделәр, – диде Тәслимә Саматовна балачагын исенә төшереп. – Иң олы абыем Караганда шәһәрендә яши, гаиләсе, балалары, оныклары бар. Быел 89 яшь тула үзенә. Бер абыем музыкант иде, ике ел элек вафат булды. Чернобыльдә хезмәт иткән абыем да ел ярым элек безне ташлап китте. Берсе Арчада яши. Төп йортта нигезне саклап Мөдәррис абый калды. 

Дүрт сыйныфны авылдагы башлангыч мәктәптә укый Тәслимә. Укытучыларын исемнәре, буй-сыннары, характерларына кадәр хәтерләп,  бик якын итеп искә ала. Арча станциясеннән килеп укытып йөргән кырыс, карашыннан ук куркып тора торган Тәкъмилә Әхмәрова да, кечкенә генә буйлы, әмма шундый тере, балаларны үзенә генә каратып торган Роза Нуретдинова да бүгенгедәй күз алдында аның. Аннан Югары Курсага сигезьеллык мәктәпкә киткән кыз. Ул чорны иң күңелле еллар, дип искә ала. Гыйният һәм Рөстәм Бакировларны, Рөстәм абыйларының кирәге чыгар, дип рус телендә өйрәтүләрен, тәртипкә, дөрес сөйләшергә, хәтта дөрес утырырга, ручка тотарга өйрәткән Мәчтүрә апаларын күңелендә саклый. Лесхозга “Йолдызлы поход”ка баруларын да хәтерли. 
Үзе дә бик тырыш була Тәслимә. Яхшы укый, көнаралаш китапханәгә йөри. Китап уку гадәте шулкадәр канына сеңеп калган, әле дә ул аның яраткан шөгыле. “Китапханә белән ике арадан кайтып кермәдек без. Әни: “Һаман әкият укыма инде”, – дия иде. “Әкият кешене тәрбияли, күп нәрсәгә өйрәтә”, – дия идем шуңа каршы әнигә”, – ди Тәслимә Гайфуллина.

Аннан 9-10 сыйныфка Арчага килә. Өченче мәктәптә укый, тулай торакта яши. Хәзерге теш поликлиникасы урынында иске генә бина иде ул. Бүлмәләре кеп-кечкенә. Әмма авыллары якын булгач, Сарай-Чокырчадан килеп укыганнар кайту ягын карый торган була. “Өч вагонлы поезд йөри иде ул чакта”, – ди. – Аннан станциядәге яңа мәктәпкә күчтек. Анда инде авыл тагын да якынайды. Авырмадык та, дәрес тә калдырмадык. Салкын тисә дә, әни бер-ике көннән артык өйдә тотмый иде. Дәресләрдә сөйләшеп утыру юк. Укытучының күзенә генә карап торабыз, һәр сүзен йотып барабыз”.

Унынчы сыйныфтан соң кая барырга, дип уйланыр вакыты да җитә кызның. Карагандадагы абыйсы табиблыкны сайларга киңәш итә. Аны тыңлап, имтиханнар тапшырырга бара кыз. Әмма бер балл җитми калып, беренче елны керә алмый. Абыйсы үзен Карагандага алып китә. Анда яследә эшли һәм рабфакта укый, аннан җайлы гына медицина институтына укырга да кереп китә. Уку да, студентлар белән эшкә йөрүләр дә – барысы да ошый. Әмма авылын бик сагына Тәслимә. Абыйсы ярдәме белән өченче курска Казан институтына күчә. 4-6 курсны Казан медицина институтында педиатрия факультетында укый.

– Бу факультетны үзем сайладым. Абыйның балаларын карап үстерештем бит, шуңа кызыктым, күрәсең. Әмма хастаханәдә практика вакытында балалар елавын ишетеп куркып та куйдым. Шулай да ясаган адымымнан кире чигенмәдем, – диде Тәслимә Саматовна. – Укыган вакытта бик актив булдым. Студентлар отряды белән Мамадыш районына төзелешкә барганда Хафиз Мансурович белән таныштым. Ул төзүче, мин штукатур-буяучы. Аннан кайткач тагын бер күрештек әле, кинога бардык.  

Юллама буенча яшь табиб Чувашиягә Мариинск-Посад районына китәргә тиеш була. Диплом алган көнне аның тормышын үзгәрткән мөһим вакыйга була. Кулда диплом, күзләрдә очкын, йөздә шатлыклы елмаю... Шулай очынып баскычтан төшеп барганда каршына Хафиз очрый. Ул да диплом алган. Туктап калдым. “Аерылышабыз, башка күрешмибез инде. Мине Пенза өлкәсенә җибәрәләр. Әйдә, ичмасам, бер кинога барып калыйк”, – диде ул миңа. Бардык, икенче көнне икебез ике якка юл алдык. Әмма бу очрашу күңелдә ниндидер әйтеп булмый торган эз калдырды, – диде Тәслимә ханым.

Кызны килү белән район педиатры итеп билгелиләр. Ярдәмчесе тәҗрибәле, төгәл, дөрес фикерле кеше була һәм яшь белгечне бик күп нәрсәгә өйрәтә. Татар кызы Идел буена урнашкан, руслар һәм чувашлар гына яшәгән Мариинск-Посадта бик тиз үз кешегә әверелә.

– Агачлар арасында утырган, территориясе асфальтланган, һәр бүлекчәсе аерым корпуста булган зур бина. Ресторан комплексы. Күп катлы йортлар. 80-90нчы еллар өчен шаккатырлык күренеш. Бигрәк тә ул чактагы безнең Арча белән чагыштырганда. Космонавт Николаевның туган ягы, бәлки, бу районның алга китүе шуның белән дә бәйле булгандыр, – ди ул елларны бүгенгедәй күз алдына китереп. – Коллектив та бик дус иде. Барысы да татарларга карата бик яхшы мөнәсәбәттә. Тиз ияләшергә уңай булды, телләрен генә өйрәнә алмадым. Хезмәтемне төгәл һәм тырышып башкардым. Балалар үлемен киметергә тырыштым. Ул якларда бөтенесе колмак үстерә, шуннан сыра ясый иде. Шуңа каршы көрәштем. Авылларга йөреп чыгышлар ясадым. Табибә буларак та үземә карата ихтирам яуладым. 

Беренче елны ук Тәслимә Саматовнаның фоторәсемен хастаханәнең мактау тактасына куялар. Чувашия дәүләт университетының медицина факультетына лекцияләргә йөреп, интернатура үтә, пропагандист эшен алып бара, партиягә тәкъдим итәләр. Дөрес, Арчага кайткач кына партиягә керә. 
Шулай өч ел үтеп тә китә. Хафиз белән ара-тирә генә хатлар алышалар, егет бер килеп тә китә, өйләнешү турында ишарәли. Озакламый тәкъдим дә ясый. 1982 елның августында туйлары була. Икесе уртак бер карарга килеп, Арча хастаханәсенә эшкә кайталар. Ул вакыттагы баш табиб Владимир Кувин кочак җәеп каршы ала яшь кадрларны. Белеме буенча санитар табиб Хафиз Мансуровичны терапевтка укытып кайтара. Башта Тәслимә Саматовнаның абыйларында торсалар, озакламый Арча станциясендәге йорттан бер бүлмә бирәләр. Шунда унбер ел яшиләр. Аннан йорт төзеп чыгалар. Бер-бер артлы ике кызлары туа. Алия белән Алсуның хәзер үз гаиләләре, ә өлкән Гайфуллиннарның биш оныклары бар.

– Икебез дә 43 ел инде Арча хастаханәсендә эшлибез. Халык белән дуслашып беттек, – диде Тәслимә Гайфуллина. – Хафиз, Аллага шөкер, гомергә көнче, ризыкка нәзберек булмады, бервакытта да эчмәде, тәмәке тартмады, сүгенмәде. Гомумән, аларның нәселендә андый начар гадәтләр юк. Икебез дә табиб булгач, бер-беребезне сүзсез дә аңладык. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда, әмма бер минут та тик торганы юк. Әтисе аны бик күп һөнәрләргә өйрәткән, итек басуны да, балта, электр эшен дә белә. Өйдә бөтен нәрсәне пөхтәләп үзе башкара, кешегә кушмый.
Ә Тәслимә Саматовна дингә тартылган. Намазга баскан, хәзер хыялы – гарәпчә укырга өйрәнү.

 «Тормыш дәверендә төрле кешеләр очрады. Әмма мин барысында да бары тик яхшы якларны гына күрергә тырыштым. Ялагайлыкны, ярарга тырышуны белмәдем. Үз хезмәтемне белдем һәм намус белән башкардым. Ярты гасырга якын балалар табибы булып эшләү дәверендә үземә шундый ачыш ясадым – бүген мин укытучы һөнәрен сайлар идем. Балалар, аеруча яшүсмерләр белән эшләргә яратам. Алар шулкадәр самими, ышаналар, киңәш сорыйлар. Сүз дә юк, алар алдынгы карашлы. Әмма тормыш мәсьәләсендә һәрберсенә өлкәннәрнең киңәше, тәҗрибәсе кирәк».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев