Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Табиб яңа пандемия ихтималы турында кисәтте

    Магний дефицитын булдырмау өчен кара шоколад, чикләвек, авокадо, кузаклылар, яшеллек ашарга кирәк.

     Якын арада магний дефициты яңа пандемиясе булырга мөмкин. Мәскәүнең 52нче хастаханәсенең баш мие кан әйләнеше бозылган авырулар өчен неврология бүлеге мөдире, невролог Вера Пшеничникова шундый фикер белән уртаклашты.

    «Магний дефициты — ул пандемия, аның белән көрәшергә кирәк», — диде ул.

    Реклама

    Вера Пшеничникова сүзләренчә, вазгыятьне бу микроэлементка анализ үткәрү белән кыенлыклар катлауландыра. Моның белән бәйле рәвештә, магнийны курслап эчәргә кирәк, чөнки аның артык булуы организмга зыян китерми.

    Магний дефицитын булдырмау өчен кара шоколад, чикләвек, авокадо, кузаклылар, яшеллек ашарга кирәк.

    Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: