erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Табиблар гаеплеме?

​​​​​​​Рамил Шәрәфиевның социаль челтәрдә бастырып чыгарган язмасы халык арасында зур тавыш куптарды.

 

Ул анда Арча хастаханәсе медицина хезмәткәрләренә шикаять белдергән.  16 яшьлек сеңлесенә дөрес диагноз кую өчен барлык кирәк булган тикшерүләрне үткәрмәүләре турында язып чыккан.

 “Каравыл. Мин бу хәлгә башка исем таба алмадым. 12 сентябрь (шимбә) сеңлемнең бәрәңге алган җирдә эче авыртып, район үзәк хастаханәсенә алып китәләр. Андагы табиблар, сукыр эчәгенә анализлар ясагач, ул түгел, Әйдәгез, күзәтәбез”, дип алып калалар. 14 сентябрь (дүшәмбе) сеңлемне чыгардылар. Кулында күчермә: “...яшәү урыны буенча педиатр консультациясе һәм “Но-шпа” таблеткалары...”. Ләкин кыз баланың эче авыртудан туктамаган. Аңа хәтта УЗИ да ясаган кеше булмаган. Аптырагач, әбисе күчермә биргән табибына шалтырата һәм оныгының эче бик каты авыртуын, бөгелеп кенә йөрүен әйтә. Айрат Васыйлович: “Алайса, кире алып килегез”, – ди. Арчага килгәч, әнием аларга УЗИ ясарга сорый (үзе сорый!) УЗИда күкәйлектә (яичник) киста барлыгы ачыклана. Шуннан аларны гинекологка җибәрәләр, ә гинеколог “Бездә балалар гинекологы юк, Казанга барыгыз, – дип юллама бирә. Кулына юллама тоткан әни һәм сеңлем коридорга чыга һәм сеңлем аңын югалтып идәнгә егыла. Ә нигә егыла? Чөнки кыз баланың кистасы шартлаган. Нәтиҗәдә, сеңлемә лапаротомия ясадылар (перекрут кисты яичника). Кызга 16 яшь кенә! Гаепле кешеләр җавап тотарга тиеш. Без моның аша үттек, ләкин башкалар да моңа эләкмәс дигән гарантия бармы?!” – дип язган Рамил Шәрәфиев.

Соңрак ул туры эфирда: “Бу хәбәрдән соң комментарийлар күп яздылар. Мине яклаучылар да, гаепләүчеләр дә бар. Бу барлык табибларга да кагылмый. Арада бик яхшылары да бар”, – дип тә өстәде.

Сүз Арча турында баргач, без дә читтә кала алмадык. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Тәлгать Баһаветдинов белән элемтәгә чыктык. Ул хирургия бүлеге мөдире Фәнис Гайфетдинов, гинекология бүлеге мөдире Раушания Хәсәнова һәм гинеколог Галия Әхмәдуллина белән очраштырды. “Әлеге вакыйганың төп “гаеплеләре” шушы табиблар. Безнең яшереп калыр эшебез юк, алар сезгә барысын да сөйләр”, – диде. Тәҗрибәле, яхшылар исемлегендә йөргән табибларны күргәч, бермәл аптырап калдым. Мин сезгә табибларның әлеге вакыйга буенча сөйләгән сүзләрен җиткерәм.

– 12 сентябрь көнне төштән соң авыруларны кабул итү бүлмәсенә эче авырта дип алып килделәр аны. Бер сәгать авырта инде, уң яктан астан, дигәч, сукыр эчәгенә шик туды. Соңрак операция кирәк булса, дип, хирургия бүлегенә салдык, “Но-шпа” уколы ясадык. Гадәттә, ашыгыч очрак булмагач, УЗИ үткәрелми. Ул төнне дә, якшәмбе көнне дә кизү торучы табиб, мин үзем дә күзәтеп тордык. Анализлары яхшы, пульсы нормада булгач, эче авыртудан зарланмагач, 14 сентябрь көнне кайтарып җибәрдек. Икенче көнне дәвалаучы табибы Айрат Габдрахмановка эче авырта, дип кабат шалтыратканнар. Чакырган. Ашыгычлык булмаса да, кабат килүен искә алып, УЗИ ясадык. Шунда киста күрдек. Аны кул белән басып карап сизеп булмый бит. Гинекология бүлегенә җибәрдек. Анализлары анда да яхшы иде, – диде Фәнис Фәгалович.

– Безгә ул 15 сентябрь көнне 10 сәгать 50 минутта мөрәҗәгать итте. Эче авыртып хирургия бүлегендә ятуы, уколдан соң кәефе яхшыруы, бераз гына эче авыртып торуы турында әйтте. Без караганда кәефе канәгатьләнерлек, эче йомшак, пульсы нормада иде. Караган вакытта да авырта, дип зарланмады. Үзе киенде. Күкәйлектә киста булуы, кискен клиник хәл күзәтелмәве турында үзенә дә, опекун әбисенә дә аңлаттым. Раушания Яхиевнага шалтыраттым. ДРКБга балалар гинекологына барырга тәкъдим иттем. Балалар гинекологына талон бирсеннәр өчен педиатрга шалтыраттым. Коридорга чыктылар. 10-15 минуттан эче бик каты авырта, дип әйттеләр. Гинекология бүлегенә юллама язып бирдем, кабат Раушания Яхиевнага хәбәр бирдем, кисәтеп куйдым, озатып куярга шәфкать туташын билгеләдем. Тик кызның әбисе юлны беләм, дип аннан баш тартты. Түзмәдем, кыз янына чыктым. Эчем авырта, үзем бара алмыйм, дигәч, каталка-носилка белән алып менүне оештырдым, – диде Галия Намусовна.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кистасы шартлаган иде. Анестезиолог Ринат Урмановны чакырттык. Ул операция өстәлен әзерләргә кушты. План нигезендә ясаласы операцияне кичектереп торып, бу кызга ясадылар. 45 минут барды ул. Уңышлы чыкты, – дип өстәде Раушания Яхиевна. – Бездә лапароскопия юк, шуңа кисеп ясарга туры килде, Киста кызларда еш була ул. Аналыкка зыян килмәде,  ике көпшәсе дә бар, күкәйлекләрнең дә берсе бөтен, икенчесенең бер өлеше (киста) гына алынды. Бала таба алачак. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә. Анализлары яхшы булса, 22 сентябрь көнне чыгарабыз. Ике атнадан, иң күбе бер айдан мәктәпкә барырга мөмкин булачак.

– Безнең табиблар кулдан килгәннең барын да эшләделәр. Ул безгә килгәнче үк өендә дә, мунчада да шартлый ала иде. Кыз баланың бәхете бар икән –  бу хәл хастаханәдә булды, – диде баш табиб.

Хастаханәдә кыз бала белән очрашып булмады. Карантин, диделәр. Әбисе Фәния Шәрәфиевага шалтыратып оныгының хәлен сораштым.

– Беренче тапкыр килгәч тә УЗИ ясаган булсалар, эш моңа кадәр барып җитмәс тә иде. Яңа Кенәр хастаханәсеннән ашыгыч ярдәм машинасы да бирмәделәр, юлаучы машина тотып алып килдем мин аны. Нинди ашыгыч булмасын, бөгәрләнеп килгән иде инде ул. Укол белән авыртуын туктатып тордылар. Кызым Казанда медицина хезмәткәре, әни, юлга чыксаң, киста булып шартламасын, дип кисәтте. Арчада балалар гинекологы юк, дигәч, китәсе идек инде. Юлга чыкканчы бәдрәфкә кердем, чыксам, кызым егылган, – диде ул.  – Аллага шөкер, хәзер хәле әйбәт. 22 сентябрьдә теккән җебен алалар, өйгә кайтаралар, диде. Раушания Яхиевна, Галия Намусовна, Фәнис Фәгаловичка, гинекология бүлеге хезмәткәрләренә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм.    

Бу вакыйга буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү үткәргән. Медицина хезмәткәрләре билгеләнгән тәртиптә эш иткәннәр, дип аңлаталар. Әлеге хәл белән прокуратура да кызыксынды. Ул үзе үткәргән тикшерү нәтиҗәләрен Тикшерү комитетына тапшырган. Аннан нинди җавап килер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X