Сер түгел, соңгы вакытта табиблар коронавирус буенча саннарны дөрес әйтә микән, әллә яшерәләр инде дигән фикерләр ишетергә туры килә.
Бу сүзләр түрәләргә дә барып ирешкән. Һәрхәлдә, вице-премьер Татьяна Голикова, Русия табибларына коронавирус буенча үлем статистикасын киметеп күрсәтү алар файдасына түгел, чөнки COVID-19ны дәвалау тарифы ярыйсы югары, дип белдерде.
“Безнең табиблар COVID-19ны яшерергә тырыша дип уйларга да кирәкми. Бу безнең табиблар турында түгел. Моны мин төгәл әйтәм. Бездә коронавирусны дәвалау буенча тариф зур. Ул йөрәк-кан тамырлары чирләре буенча аерым тарифларга караганда да зуррак. Икътисади фактор ягыннан карасак та, һәр дәваханә күбрәк “ковид” куярга кызыксынадыр кебек”, – диде Голикова ханым “Россия-1” телеканалына интервью биргәндә.
Аңа кадәр ил җитәкчесе Владимир Путин да табибларга өстәмә акча коронавируслы пациентлар белән эшләү факт буенча исәпләнә, дип әйткән иде.
Нет комментариев