erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Табибларны кулга алганнар

Мәскәүнең Басманный суды нәни балаларны сатуда гаепләнгән табиб-гинекологларны СИЗОга утырткан.

Аларның дүртесенә дә оешкан төркем составында сәламәтлеккә авыр зыян салу,  кешеләр сату нәтиҗәсендә саксызлык буенча үлемгә китергән  гаепләүләр билгеләнгән.

Шулай итеп, Артур Ашитков, Юлианна Иванова, Лилия Панаиоти һәм Валентина Чернышова 14 сентябрьгә кадәр арест астнда булачак.

23 июньдә полицейскийлар стена аша ачыргаланып елаган балалар тавышын ишеткән күршеләр чакыртуы   буенча Аргуновская урамындагы фатирга килә. Фатирда алар 6 көннән алып 6 айга кадәрге 5 яңа туган балаларга тап була.

Сабыйлар белән ике хатын да булган: няня,Кытай гражданкасы һәм тагы бер хатын, ул, мөгаен, сабыйларның  берсенең суррогат әниседер дигән фаразлар бар. Тентү нәтиҗәсендә ике баланы уллыкка алу турындагы кытай телендәге документлар да табылган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беренчел мәгълүматлар буенча,  суррогат балаларның әтиләре — бер, әниләре — төрле. Балаларны коронавирус белән бәйле игълан ителгән чикләүләр аркасында Кытайга чыгарып өлгерми калалар. Нәниләрне ачыклау белән кешеләр сату маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фотосурәттә: акушер-гинеколог Лилия Панаиоти.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Keshel-r-satuda-gaepl-ng-n-tabiblarni-kulga-algannar-369173/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X