erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Табибларның уң куллары

​​​​​​​12 май – халыкара шәфкать туташлары көне.

Безнең Арча үзәк хастаханәсендә, Шушмабаш, Яңа Кенәр участок хастаханәләрендә, фельдшер-акушерлык пунктларында, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлегендә барлыгы 300 дән артык шәфкать туташы эшли. “Иң куәтле армия, табибларның уң куллары, беренче ярдәмчеләре, – диделәр алар турында. – Коронавирус чорында алар көн-төн постта тордылар, кешеләрнең тормышларын саклап калу өстендә үзләрен аямыйча көрәштеләр,үзләре хәтта  авыруны аяк өсте үткәрделәр”.

Бу мәкаләдә без шуларның икесе турында язарга булдык. Берсе Арча үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Альмира Мөхәммәтшина, икенчесе Арча поликлиникасы өлкән шәфкать туташы Илһамия Гарипова. Икесе дә сайлаган һөнәрләренә тугры калып, озак еллардан бирле әлеге авыр, җаваплы, әмма мактаулы эшне башкаралар. Икесе дә шулкадәр тыйнак, үзләре турында язарга теләвебезне белгәч, югалып, уңайсызланып ук калдылар.

Альмира Фәритовна Тәкәнештән. Хезмәт юлын сельпода хисапчы булып башлып җибәрә. Шул юнәлештә укырга барырга юллама да бирәләр кызга, тик ул нигәдер икеләнеп китмичә кала.

– Сельпо каршында гына хастаханә. Тәрәзәдән гел ак халатлы кешеләргә сокланып карап, үземне шулар урынында күрәсем килеп утыра идем. Тәвәккәлләп Алабугадагы медицина училищесына укырга кердем. Тәмамладым. Алабугадагы милиция мәктәбендә укучы Наил исемле егет белән гаилә кордым. Аның белән Яшел Үзән районына киттем. Васильево хастаханәсендә терапия бүлегендә эшләдем. Бер елдан иремнең туган ягы Арчага кайттык. Баш табиб Владимир Кувин мине хирургия бүлегенә куйды. 1980 елдан бирле мин Арча үзәк хастаханәсендә эшлим, – диде ул.

Альмира Мөхәммәтшина процедуралар ясаучы, яраларны бәйләүче, анестезист (операцияләр алдыннан наркозлар бирүче) дә була, постта да тора. Баш табиб булып Илдар Камалов килгәч, аны хирургия бүлегенә өлкән шәфкать туташы итеп куярга тели. Каршы килгәч, я эшлисең, я китәсең, дип мәсьәләне кабыргасы белән куя. Альмира ханымга риза булудан башка юл калмый. Һәм 1990 елдан бирле ул шушы урында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин бүлектәге барлык шәфкать туташлары, санитаркалар белән эшлим. Дарулар алам, аларны авыруларга бирүне контрольдә тотам, чисталык өчен җавап бирәм, документация эшләрен алып барам, табиб билгеләмәләрен төгәл үтәтергә, җитәкчеләргә сүз тидертмәскә тырышам. Минем бурычлар менә шундый, – диде Альмира Фәритовна. – Казаннан да, Мәскәүдән дә тикшерү белән килделәр, бик чиста дип мактап киттеләр. Хезмәтемне күрә белгәч миңа да күңелле. Бүлек җитәкчеләре белән сүзгә килгән булмады. Мин лаеклы ялда инде, яшь җитәкчеләр белән яшьләр эшләсен, китим, дим. Юк, җибәрмиләр әле.

Иң авыр бүлекләрнең берседер ул хирургия. Операцияләр, юл һәлакәтләре... Кан эчендә алып киләләр. Йөрәк җәрәхәте... “Чит кеше кайгысы дигән нәрсә юк. Һәр кеше өчен борчылабыз, ничек түзәбездер. Балалар, яшьләр... Йөзләренә карый алмыйбыз, эсселе-суыклы булып китәбез. Исән калдыру өчен көчебезне кызганмыйбыз. Үлем хәлендәгеләрен күреп үзебез ярым үлеп бетәбез”, – диде шәфкать туташы. – Эшемне яратып башкаруым гына миңа көч биреп килә”.

Илһамия Гарипова да 1979 елдан шәфкать туташы булып эшли. Ак халат киеп йөрүгә кызыгып кына бу һөнәрне сайлый ул. Һәм бөтен гомерен шуңа багышлый. Казан медицина училищесына укырга керә. Тәмамлагач Яңа Чүрилегә фельдшер булып кайта. Арча егете Наил белән таныша. Кияүгә чыгып Саба районы Өчиле авылы кызы монда төпләнеп кала. Башта Арча үзәк хастаханәсендә участок шәфкать туташы була. 36 ел инде поликлиникада өлкән шәфкать туташы. “Нәкъ бүлекләрдәге эшне башкарам, урта һәм кече медперсонал белән эшлим, чисталык өчен җавап бирәм, документация, диспасеризация, флюорография, диспансер авырулар да минем контрольдә, – диде Илһамия ханым. – Коллектив бик яхшы, килешеп эшлибез. Хезмәтемне дә яратам. Эштә бөтен көчемне куеп кайтам. Гаиләмдә мине аңлыйлар, шуңа сөенәм. Кызыбыз Гөлназ да минем юлдан китте. Ул Казанда табиб-эндокринолог”.  

Барлык шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Хезмәтләрендә уңышлар, сабырлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X