Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Табигать тә игенчегә рәхимле

    Чүлмәкче малаен чүлмәк ватылганчы кыйный, дигән мәкаль бар. Быелгы урак өсте башлангандагы һава торышы күңелләргә шом салган иде, аны игеннәр җыелмый калган 1978 ел белән чагыштыручылар да булды.

     

    Бәхеткә, табигать рәхим-шәфкатьле булды, хәзер инде чәчүне иң соңыннан төгәлләгән хуҗалыклар да уракны төгәлләп киләләр. Аларның хәле отышлырак та килеп чыкты, ашлык киптерү өчен чыгымнарны кимрәк тоттылар. Әмма нәкъ шулай булыр дип алдан берәү дә гарантия бирә алмый бит.

    Ашлык киптерү дигәннән, безнең районда элеватор булу үзе бәхет инде ул. Быел элеватор 30 мең тоннага якын ашлык кабул иткән, шуның 20 мең тоннадан артыгы безнең районныкы. Бирегә быел ашлыкны Яңа Чишмә, Апас һ.б. районнардан гына түгел, Мари Иленнән, Удмуртиядән кадәр китергәннәр.

    10 сентябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча игеннәрнең 92 проценты җыйнап алынды. Дүрт хуҗалык уракны төгәлләде.

    Районда уртача уңыш әлегә – 30,7 центнер. Иң югары уңыш “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Курса МТСы”, “Игенче” ширкәтләрендә.

    8 сентябрьдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, район башлыгы Илшат Нуриев район басуларында эшләрнең барышын карадылар. Һәркайда матур көннәрдә күбрәк эшләп калырга тырышалар.

    Район башлыгы бу көнне югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән өчен “Игенче” ширкәте комбайнчысы Расих Нәҗметдиновка, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Разил Нәбиуллинга, “Төрнәле–Пошалым” ширкәтеннән Фаил Шәрәфиевкә, “Ватан” ширкәтеннән Дамир Фәйзиевкә Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

    Урып-җыю чорында җәмәгатьчелек оешмалары да активлык күрсәттеләр, сыйфатны контрольдә тоттылар. Район Иҗтимагый советы рәисе Ринат Һидиятов үзе дә басуларда булып, эш барышы белән кызыксынып торды.

    Басуларда мөһим эшләр күп әле. 14486 гектарда көзге культуралар чәчелде. “Бу эш бик әйбәт срокларда башкарылды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Хәзер үсемлекләрне тәрбияләү чаралары күрү мөһим. Болар – ашлама кертү, бөҗәкләргә, авыруларга каршы эшкәртү. Үсемлекләрнең әйбәт кышлап чыгуына ирешү өчен җитәрлек шикәр туплап калуына ирешергә кирәк”.

    Баш белгеч туфракны көздән эшкәртеп калдыруның да мөһимлеген искәртте. Никадәр иртә эшкәртсәң, шул әйбәт. Туфрактагы микроорганизмнар актив эшләп,  калдыкларны эшкәртеп калдырачак. “Соңга калып эшкәртүнең файдасы юк”, – ди ул.

    Район буенча 75372 гектарда җир эшкәртелергә тиеш. Шуның 20647 гектары башкарылган. Һәр елны иң югары уңыш ала торган “Ак барс” агрокомплексы”нда 2650 гектарда җир эшкәртелде инде. “Курса МТСы”, “Яңарыш”, “Северный”, “Игенче” хуҗалыкларында да туфрак эшкәртүгә игътибар зур.

    Быел бәрәңге уңышы да куандырды. Утыртканга караганда ун тапкыр күбрәк уңыш алдык”, – дип шатлана халык. Тик менә бездә күп әйбернең кадере генә юк, бәрәңге җыюны оештырып, авыл кешесенә бераз акча эшләү мөмкинлеге бирергә иде дә бит.

    Ильяс Фәттахов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: