Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Табигатьнең чын могҗизасы инде ул бал кортлары

    Бер елны районның халык контроле комитеты рәисе Фәргать Мостафин белән (бик ипле, җайлы кеше иде, урыны җәннәттә булсын) Масра якларына колхоз җыелышына барабыз.

    Балык күлләре тирәсенә җиткәч машина ниндидер бөҗәкләр көтүенә килеп керде. Күпмеседер пыялага бәрелеп харап та булды. “Чебеннәр булдымы?” – диештеләр машинадагылар.

    – Азга гына туктап торыгыз әле! –  дидем мин. – Умарта күче бит бу?

     Бераз кирегә барып, әлеге бөҗәкләр кайнашкан урынга җиттем. Һавада күп калмаган иде алар, игътибар беләнрәк карагач, юл читендәге америка өрәңгеләре арасына сарган күчне күрдем. Их, мин әйтәм, шундый җайлы урында үзләре, тубалны куеп этеп кенә кертәсе. Әмма җыелышка да бармый булмый, насыйп булса, кичен килеп карармын. Насыйп дигәннән, Фәргать абыйның әтисе Насыйп исемле иде.

    Әти умарта күче сарган урыннан төшкә кадәр кузгалмаса, шунда төн куна, дип әйтә иде. Әти үзе дә бер күч тотудан умартачы булып киткән иде. Умартасын әнинең әтисе Сәләхетдин бабайдан алып торды. Аннан соң умарталарны үзе ясый башлады. Мин кечкенәдән әти янында булдым инде. Арчада сәүдә техникумында (андый уку йорты да бар иде) умартачылар әзерләү бүлегендә укып диплом да алдым. Дипломлы умартачылар районда бер-ике генә дип беләм.

    Реклама

    Ярар, болары сүз уңаеннан иде, кире кайтканда Фәргать Насыйп улы мине Корайванда калдырып китте. Әти күч турында әйтүемә, йөк машинасында эшләүче Әгъләмҗан абыйларга китте. Бераздан алар килеп тә җиттеләр. Теге урынга төштек, очып йөргән бөҗәкләр күренми, ә күч үз урынында! Тубалны куеп җыйды әти, ә күч шундый зур, шактый кортлар сыймады да әле, алары да аптырап тормады – тубалның тышына сардылар. Шундый акыллылар – ник берсе чагып карасын! Без битлек-мазар да кимәгән бит әле. Кузовта кулга тотып мендем тубалны. Дүрт килограммнан ким булмагандыр ул, ә бер килограммда – ун мең бал корты. Үзе бер “бомба” инде, әгәр ул “шартласа”?

     Табигатьнең чын могҗизасы инде ул бал кортлары. “Кортның анасын эләктер, иле тубалга үзе керер”, – дигән  мәкаль бар. Умарта күчен борынгылар ил дип тә атаганнар. Классик язучыларыбыз әсәрләрендә дә бу сүзне еш очратабыз: “Алмагач ботагына беренче булып ана корт куна. Шул урынга ук эшче кортлар да куналар, бары да бирегә җыйналалар, күп булалар. Йон мамыгы төсле булып, корт иле алмагач ботагына сара”. А.Алиш. “Корт анасы ил аерыр көнне иртә үк: “Тию, тию, тию”, – дип җырларга керешә”.  Т.Гыйззәт. “ – Бабай, ерак умартаны карарга кирәк. Ил очырмадымы икән”. К.Тинчурин.

    (Дәвамы бар).

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: