Реклама
"Табигать кеше тәрбияләүнең бай чыганагы" - дип яза күренекле педагог В.А.Сухомлинский. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин.
Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу -балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.Эчә торган суыбыз, сулый торган һавабыз, йөри торган җиребез чиста булсын, барлык тереклек ияләре дус , тату яшәсеннәр өчен, аларга сак караш тәрбияләү максатында безнең Наласа балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә ныклы игътибар бирелә.Экологик тәрбия бирү программа нигезендә алып барыла.Шуннан чыгып, балаларда экологик аң үстерү өчен әлеге максат һәм бурычларны күздә тотабыз:
Шушы максатларга ирешү өчен бакчабызда экология айлыклары үткәрәбез.2020 елның гыйнвар аен да балаларга экологик белем бирүгә багышладык.
Табигатебезне ничек чиста тотырга, чүп-чардан ничек арынырга? Бу сорау һәр кешене борчый, минемчә.Шуңа күрә без балалар белән чүп-чарны аерырга, аларны билгеле бер төстәге савытларга салырга кирәклеген өйрәндек.Алар белән презентацияләр карадык, әңгәмәләр, күзәтүләр, тәҗрибәләр үткәрдек, уеннар уйнадык.Балаларга бу бик кызыклы булды.
Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Экология буенча эшләү дәверендә ата-аналар белән үткәрелгән әңгәмәләр, ачык шөгыльләр, бәйгеләр, табигатькә чыгулар, табигатьтә файдалы хезмәттә катнашулар – болар барысы да бала белән ата-ананың, ата-ана белән тәрбиячене якынайта. Үзара аңлашып эшләүдә дә зур роль уйный. Бакчабызда әти-әниләр ярдәме белән кошларга кышкы суыклар чорында туклану өчен җимлекләр ясадык. Ата- аналар белән берлектә балаларга кошлар -безнең дусларыбыз булуын, аларны сакларга кирәклеген һәрдаим төшендереп торабыз.Шулай ук кулланылышта булган материаллардан әти-әниләр һәм балалар белән бергәләп көнкүреш өчен кирәкле әйберләр ясап күргәзмә оештырдык. Бу чара һәрберебезгә ошады һәм кызыклы булды.
Айлык азагында бакчабызга Арча экология булекчәсеннән (Северное территориальное управление Минэкологии и природных ресурсов РТ) Латыш Фирдәүсә Камил кызын һәм ГПКЗ “Ашит” бүлекчәсеннән Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызын, Ахметзянов Рәшит Зиннур улын чакырдык. Балаларыбыз белән бергәләп “Табигатьне саклыйк һәм яратыйк” исеме астында мероприятие үткәрдек. Кунакларыбызга куллануда булган материалдан матур чәчәкләр ясарга өйрәттек. Алар бу мастер-класста бик теләп катнаштылар.
Экология бүлеге хезмәткәрләре безгә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр, балаларыбызны истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр, табигатьне бергәләп сакларга һәм яратырга өндәделәр.
Кече яшьтән әти-әниләр һәм без- тәрбиячеләр балаларыбызның табигатьне яратып, аны саклап үсүләренә ышанып калабыз. Биргән тәрбиябезнең, белемнәрнең, алган күнекмәләрнең балалар күңелендә мәңгегә уелып калуына, киләчәктә балаларыбызның табигать сакчылары булуына ышанычыбыз бик зур безнең!
МБМББУ “Наласа балалар бакчасы”ның 1 кв.к. тәрбиячеләре Гафурова Рафия Ансар кызы һәм Хөсәенова Римма Нәзгать кызы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз