erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Табигатьне сакларга бакчадан өйрәнәбез

Бүген Арчаның беренче балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүдә системалы алымнар" исеме астынды районара экологик семинар узды.

Бу чара районда беренчеләрдән булып онлайн режимда үткәрелде. Чакырылган кунаклардан тыш, семинарда мәктәпкәчә тәрбия өлкәсендә яңа алымнар белән кызыксынучылар да катнаша алды.  Күп төрле эшчәнлек, спорт ярышлары, экспериментлар, эшчәнлек фрагментлары, түгәрәк өстәлләр белән үрелеп барган бу чара кунакларыбыз күңеленә хуш килде. Үзләренең экологик белемнәрен балаларга кызыклы формада ирештереп торган тәрбиячеләр презентацияләр, күргәзмәләр әзерләгәннәр. Балаларга үтемлерәк булсын өчен лэпбуклар  ясаганнар. Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан  хезмәтебезгә югары бәя алу безнең өчен иң зур күрсәткеч. "Зур аудитория алдында югалып калмадыгыз, барыбыз өчен дә файдалы, кызыклы мәгълүмат белән бүлештегез. Коллективка бик зур рәхмәт. Сезнең тәҗрибә нигезендә без дә  семинарларны онлайн режимда үткәрергә тырышачакбыз", - дигән фикерләр белән таралышты кунаклар. Шушы изге эшләребезне дәвам итик,  табигаткә  мәрхәмәтле булыйк, эш-гамәлләребез сүздә генә калмасын иде дип әйтәсе килә.

Гөлназ Камалиева, 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

I категорияле татар теле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X