Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Табылган телефон хуҗасына тапшырылды

    Кичә, 23 июнь көнне редакциягә бер ханым килеп керде

    Арчаның 1нче мәктәбе янында телефон табуы турында әйтте. Әлеге табылдыкны редакциядә калдырырга теләде.

    Мондый изге күңелле ханым белән танышмый булдыра алмадык. Арчада яшәүче Лира Мөхәммәтҗанова бик тыйнак ханым булып чыкты. "Берәр кая язып кына куегыз. Хуҗасы эзлидер. Тапшырырга кирәк..."- дип борчылуын белдерде. Үзенең исемен беркая да күрсәтмәскә кушты. 

    Мәрхәмәтле, күңеле изгелектә булган кешене ничек инде күрсәтмисең?!. Зур рәхмәтләр әйтеп алып калдык без телефонны.

    Реклама

    Шунда ук инстаграмга пост язып куйдык. 

    Эш көне ахырына таба әлеге телефон шалтырый башлады. Ниндидер кушамат кебек кенә исем чыкты. Дустыдыр дип уйлап звонокка җавап бирдек. Телефонда бер малай тавышы яңгырады. Телефонын югалткан малай булып чыкты ул. Дустының телефоныннан шалтыратуын әйтте. Телефон хуҗасы килеп җиткәнче, "папа" дигән номер да шалтыратты. Аның белән дә аралаштык. Зур рәхмәтләр җиткерде әти кеше.

    Озак та үтмәде редакциягә 9-10 яшьләрдәге ике  малай килеп керде. Телефон югалтучы малайның исеме Инсаф Гайфуллин булып чыкты. 1нче мәктәпнең 3нче сыйныфын тәмамлаган. Бик борчылган балакай. Безнең янда ук Лира ханымга шалтыратып рәхмәт әйтте.  

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: