Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тагын 32 кеше авырый

    Татарстанда коронавирусның узган тәүлектә 32 яңа очрагы теркәлгән, 32 кеше терелгән. Covid-19 эпидемиясе башланганнан алып республикада яңа төрдәге коронавирус инфекциясенең 5093 очрагы теркәлгән.

    Реклама

    Билгеләп үтелгәнчә, авыруларның күбесе 30-50 яшь (11 кеше) һәм 50-60 яшь аралыгында (11 кеше) ачыкланган. Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (20 кеше), Чаллыда (5 кеше) һәм Кукмара районында (5 кеше) теркәлгән. Балтач, Биектау, Яшел Үзәндә икешәр чирләп китү очрагы теркәлсә, Саба районында бер хаста булуы расланган. Covid-19 эпидемиясе башланганнан алып республикада яңа төрдәге коронавирус инфекциясенең 5093 очрагы теркәлгән, 3949 кеше савыккан.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: