erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тагын армия, тагын фаҗига: хәрби бүлек солдаты башта балта белән, аннан ут ачып хезмәттәшләрен үтергән

Аңлатуынча өлкәнрәк хезмәттәшләренең җәберләүләренә түзә алмаган.

 Воронеждагы 23326нчы хәрби бүлек солдаты хезмәттәшләренә һөҗүм иткән һәм берничә кешене үтергән дип хәбәр итә өлкәдә чыга торган "Мое! Online" ресурсы. Бу хәл 9 ноябрьдә шәһәрнең Совет районындагы "Балтимор" аэродромында иртәнге бишләр тирәсендә булган. Солдат башта балта белән һөҗүм иткән, анннары бер хезмәттәшеннән корал тартып алган һәм ут ачкан диелә.   ТАСС мәгълүматынча, өч кеше үлгән, бер кеше яраланган. Кораллы хәрби качып киткән, хәзер аны эзлиләр дип хәбәр ителә.   "Вести Воронеж" һөҗүмчене 20 яшьлек Антон Макаров булырга мөмкин дип яза. Ул мәҗбүри хәрби хезмәткә чакырылып хезмәт иткән.   Тикшерү комитетының Воронеж гарнизоны бүлеге "Үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.   Узган елның октябрендә Байкал арты хәрби бүлегендә рядовой Рамил Шәмсетдинов каравыл алышынганда сигез хезмәттәшен атып үтергән иде. Бу адымын ул бабайлыкка, өлкәнрәк хезмәттәшләренең җәберләүләренә түзә алмавы белән аңлатты.

Фото: ТАСС

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31029

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X