erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тагын бер кат чикләүләр турында

Әңгәмәдәш – Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгеч-эксперты Рәисә Хөснетдинова.

– Рәисә Рәкыйповна, газета укучыларыбызны сәүдә, җәмәгать туклануы, спорт, күңел ачу урыннарындагы Ковид–19 белән бәйле чикләүләр кызыксындыра. Үзгәрешләр, яңалыклар юкмы?

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабине-тының “Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау  чаралары турында”гы карарына (№208) 2021 елның 29 октябрендә үзгәрешләр кертелде. Бу карар (№1018) нигезендә 2021 елның 30 октябрендә Татарстанда яңа чикләүләр гамәлгә керде. Әлегә башка үзгәрешләр юк.

– Бүген бигрәк тә 60 яшьтән узганнарда сораулар күп. Аларга кагылган чикләүләрне әйтеп үтсәгез иде.

– Әгәр дә 60 яшьтән узганнар вакцина ясатмаган яки соңгы 6 ай эчендә Ковид–19 белән авырмаган булса, яшәү урыныннан читкә чыгарга тиеш түгел. Дөрес, алар янәшәдәге азык-төлек кибетенә, даруханәгә, поликлиникага, хезмәт күрсәтү, чүп ташлау урыннарына бара, йортыннан 100 метр ераклыкта йөрергә чыга ала.

– 18 яше тулмаган балаларга куар-код кирәкми. Аларга нинди чикләүләр бар?

– 18 яше тулмаган балалар сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә әти-әниләрдән башка кертелми.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 18 яшьтән узганнарның куар-коды булмаса...

– Куар-коды булмаганнарга спорт үзәкләрендә, бассейннарда, фитнес-үзәкләрдә, аквапаркларда, сәүдә, сәүдә-күңел ачу урыннарында, мәйданы 150 кв.м.дан зуррак азык-төлектән кала төрле әйберләр сатучы кибетләрдә, җәмәгать туклану объектларында хезмәт күрсәтелми. Җәмәгать туклану урыннарында төнге сәгать 11дән иртәнге сәгать 6га кадәр хезмәт күрсәтү тыела. Бу чикләү аэропорт, вокзаллардагы җәмәгать туклану нокталарына, юл сервисы объектларына кагылмый.

– Беркая да чыгып йөрмәүче өйдә генә утыручылар хакында да сөйләшми кала алмыйбыз.

– Беркайда да эшләмәгән һәм җәмәгать урыннарына чыгып йөрмәгән кешеләргә дә вакцина ясатырга киңәш итәм. Ә эшләп торучы һөнәр ияләренә килгәндә, бигрәк тә хезмәт күрсәтүчеләргә, халык белән эшләүчеләргә вакцина ясату мәҗбүри куелды. Әмма сайлау мөмкинлеге һәрвакыт бар: я прививка ясатасың, я һөнәреңне алмаштырасың.

– Һөнәр алмаштырып кына коронавирустан котылып булса икән ул... Бер-беребезне саклыйк, барыбыз да исән-сау булыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X