Тагын безгә ни кирәк?
Яңа Иябаштан Клара апа һәм Рәшит абый Сибагатуллиннар белән без беренче тапкыр “Автобабай” бәйгесендә очраштык. 85 яшен ваклаган бу абыйны мондый ярышларда әле беренче тапкыр күрдек. Ул аерылмас дусты булган бишенче модельле машинасына утырып үзенең көчен, осталыгын сынап карау өчен килгән.
Ярышның теоретик өлеше бераз кыенлык тудырса да, каршылыкларны үтеп, машина йөртеп күрсәтүдә үзе башкалардан кимен куймады. Финишта аны сөенеченнән күз яшьләрен тыя алмыйча хатыны Клара апа көтеп торды. Шунда бу пар белән танышасы килү теләге туды. Һәм менә без Яңа Иябашта Сибагатуллиннарның артык зур булмаса да, чиста, якты, күңелгә тартып тора торган өендә кунакта.
Рәшит абый 1938 елны Кызыл Юл районының Иске Өҗем (Ташчишмә янында) авылында туган. Әтисен хәтерләми дә. Башта фин, аннан Бөек Ватан сугышы. Хәбәрсез югалуы турында соңгы вакытларда эзләнә торгач кына мәгълүм булган.
– Өч бала идек. Әби бар. Мәсхүт дигәнебез авырый башлаган. Әни хастаханәгә Яңа Кенәргә алып киткән моны. Юлда тагын да ныграк суык тигән. Һәм ул энебез үлде. Ания сеңлем белән икәү генә калдык. Әбине дә энесе Казахстанга алып киткән. Авыр булды. Урман ерак, ягарга юк, ашарына да юк. Сеңелкәш белән икебезгә бер телогрейка. Мәктәпкә иртәнге якта беребез, төштән соң икенчебез киеп бара. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозда эшли башладым. Ат, сыер җигеп җир сукаладым, – дип искә ала балачагын Рәшит абый.
1957 елда егетне армия сафларына алалар. Белоруссиядә хезмәт итә ул. Кайтырына өч ай кала бер сүз әйтми, берни аңлатмый егетләрне Казахстанга алып китәләр. Яңа җирләрне эшкәртергә, ашлык ташырга.
– 1960 елда машинага утырдым. Һәм бүгенгә кадәр руль артында. 62 ел. Партоешма секретаре да булдым, “Колхида” кебек зур машиналарны да йөрттем, Курганга үзем барып алып кайтып, автобуска да утырдым. 32 ел сизелмичә дә үтеп киткән, – диде Рәшит Сибагатуллин. – 1965 елны Яңа Иябашка кайтып Кларага өйләндем һәм аны да үзем белән алып киттем.
– 1960 елда таныштык без аның белән. Безнең авыл егете белән хезмәт итә иде. Авылга бергә кайттылар. Өйләнештек. 57 ел бергә яшибез. Өч малай үстердек, алты онык, аларның 4 баласы бар инде, – дип өстәде Клара апа.
Клара Сибагатуллина 1942 елгы. Әтисен сугышка озатканда әле тумаган да була. Исеме дә ике әле аның. Әтисе сугышка китәр алдыннан авыл советы секретарена Клара кушарсың, дип әйтеп китә. Әбисе рус исеме бит ул, Нурия булсын дип әйтә. Документларны Клара исеме белән ясыйлар. Әтисе сугыштан кайтмый. Кыз аның бер тапкыр йөзен дә күрмичә үсә. Гаиләдә дүрт бала, өлкәне авыру. Бик кыенлык белән яшиләр. Әтиләре юк, дип балаларны кыерсыткан вакытлар да була.
– Әни безне җыеп утыртып әтинең хатын укый иде. Нәрсәгә укый инде боларны, дип аптыраша идек. Шуларны саклап куярга башка килмәгән шул. Әни белән дәү апа аны үзләре үлгәнче көттеләр, – диде Клара апа. – Ә мин биш яшьтән кеше баласы карадым. Шуның өчен көнгә бер телем ипи бирәләр иде. Ашарга да, кияргә дә юк заманнар. Җиденче сыйныфны ике ситсы күлмәк белән тәмамлап чыктым. Берсен дүртенче, икенчесен җиденче сыйныфка кадәр кидем. Аннан колхоз эше. Гаилә корып читкә киттем. Яңа тормыш башланды. Балалар туды. Казахстанда мин балалар бакчасында эшләдем, соңрак пешекче булдым. Икебезнең дә хезмәтебезне күрделәр, медальләр белән дә бүләкләндек. Тормыш дәверендә сүзгә килгән булмады. Бер-беребезгә каршы дәшмәдек, юл куйдык. Рәшитнең бер тапкыр да миңа кычкырганын хәтерләмим.
1997 елда Сибагатуллиннар туган якларына кайтып урнаша. Башта Иске Өҗемгә, аннан Яңа Иябашка. Рәшит абый газ белән эретеп ябыштыручы, авылда эш табыла. Иске генә йорт сатып алалар. Төзекләндерә-төзекләндерә бүгенге хәлгә җиткерәләр.
– Гомер буе бөтен эшне икебез бергә башкардык, – диде Клара апа. – Рәшит тактаның бер башыннан тотса, икенчесеннән мин эләктерәм. Хәтта балыкка да бергә йөри идек. Хәзер генә мин ялкаулана башладым. Авылга кайткач башта ияләшеп китү кыенрак булды. Материаллар табуы кыен, кешеләрне белмибез. Бер ел гражданлык алып булмады. Хәзер бар да яхшы. Күршеләребез бик әйбәт, аралашып яшибез. Балалар кайтып тора. Сәламәтлек какшады, анысы. Мин җиде, Рәшит ике операция кичердек.
– Тормышыбыз да зарланырлык түгел. Авыл җире булса да, газы, суы, бәдрәфе өйдә, пенсияне китереп бирәләр. Мин дини белем үзләштереп шаһәдәтнамә алдым, машинамда йөреп торам. Тагын нәрсә кирәк? Тигезлегебездән аермасын, – дип өстәде Рәшит абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев