Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тагын чүп турында...

    Узган шимбәдә шәһәребезнең Җиңү паркы каршындагы мәйданда күңелләргә хуш килгән чара узды. Көнкүреш калдыкларын аерым җыю акциясе иде ул.

     

    Иң башта сүз булган, аннан соң эшләр эшләнә башлаган, диләр. Берничә ел элек миңа район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов (хәзер ул республика прокуратурасында бүлек җитәкчесе) “Ильяс абый, Арчада пластик  әйберләрне аерым җыюны башлап җибәрергә иде, шул турыда газетага да язып булмасмы икән?” – дип шалтыратты.

    Берәү булса  бу сүзләргә гаҗәпләнеп тә куяр иде: прокуратурада эшләүче кешегә синең чүбең нәрсәгә инде? Әмма Алмаз Миннәхмәт улын якыннан белгәннәр өчен гаҗәп әйбер түгел бу. “Алмаз Миннәхмәт улы Нәкыйп Сафин урамындагы балалар мәйданчыгын булдыруда да башлап йөрде, – ди Шәрык территориясе үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин. – Хәзер бу мәйданчык бик яхшы хәлдә, койма белән әйләндереп алынган, әйләнә-тирәсенә агачлар утыртылган”.

    Дөньяның караңгылыгыннан зарланып йөргәнче, бер шырпы булса да кабыз, диләр. Шәһәрдә чүпне аралау дигән яңалык әнә шулай башланып китте. “Жилкомбытсервис” ширкәте андый контейнерны Шәрык бистәсендә, соңрак тагын берничә җиргә урнаштырды. Махсус күз салгалап үтәм: әкренләп тула контейнерлар, тулган саен алып китеп торалар, тирә-юнебезне саклауга күпме дә булса өлеш кертә башладык дигән сүз инде бу.

    Узган шимбәдә шәһәребезнең Җиңү паркы каршындагы мәйданда күңелләргә хуш килгән чара узды. Көнкүреш калдыкларын аерым җыю акциясе иде ул. Иртәдән бирегә кәгазь, пыяла, пластик әйберләр, срогы чыккан батарейкалар алып килүчеләр шактый иде инде. Аларны волонтерлар, район, шәһәр хакимиятләре вәкилләре каршы алды. Экология министрлыгының Төньяк идарәсе  хезмәткәрләре акциягә, табигатьне саклауга кагылышлы буклетлар өләштеләр.

    – Без бу акцияне тәрбия чарасы дип карыйбыз, – диде район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова. – Киләчәктә көнкүреш калдыкларын сортларга аеру гадәти күренешкә әйләнәчәк, моңа без барыбыз да әкренләп күнегергә тиешбез. Битараф булмаган һәр кеше илкүләм “Экология” проектын тормышка ашыруга менә шулай үз өлешен кертә ала.

    Мин үзем әлеге акциягә халык Сабантуйга барган кебек агылыр, дип көткән идем. Бюджет хезмәткәрләренә, укытучылар, укучыларга рәхмәт, алар һәрвакыттагыча актив.  Безнең кебек хезмәт коллективлары белән килүчеләр дә бар иде.

    Чүп проблемасы һәркайда бар. Аны һәркем үзенчә хәл итәргә омтыла. Мисалга, ерак бармыйча, төньяк күршебез  Финляндияне китерик. Дөньяда иң яшел, чиста һавалы ил бу. Чисталыкка игътибар арту, чүп эшкәртүне югары дәрәҗәгә күтәрү нәтиҗәсендә ирешкәннәр моңа. Хәзер полигоннарга чүпнең 1 проценты озатыла икән. 41 проценты икенче чимал итеп кулланыла, 58 проценты эшкәртелә. Кәгазь, катыргы, металл, электроника бөтенләй чүплеккә илтелми. Илдәге 9 чүп эшкәртү һәм  яндыру заводы җыелган бөтен калдыкны эшкәртеп, яндырып барырга өлгерә икән. Фин технологияләре бөтен дөньяда иң алдынгылардан санала. Бу илдә сабыйларны кече яшьтән чүпләрне аерым савытларга салырга, әйләнә-тирәне пычратмаска өйрәтәләр.

     Ильяс Фәттахов

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: