Тагын ике кеше...
Белеп торыйк.
Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
1958 елда туган ир-ат ике яклы пневмониядән хәле катлауланган килеш коронавирус белән хастаханәгә салына. Хроник авырулары булган.
1984 елда туган хатын-кыз пневмония белән йогышлы авырулар госпиталенә китерелә. Хәле хроник авырулары кискенләшүе халәтендә начарланган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диелә хәбәрдә.
Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 121 үлем очрагы теркәлгән Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-11-2020/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-ike-keshe-lg-n-5785526
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев