erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тагын исерекләр. Тагын юлда

​​​​​​​Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгучылар саны арта гына бара.

Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгучылар саны арта гына бара.

Кызганыч, газетаның һәр номерында бу хакта мәгълүмат басыла, суд карары бирелә. Бу җомга саны да искәрмә түгел. 29 мартта булган җәмәгать суды тагын ике кешене Россия Федерациясе хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип тапты.

8 март көнне Арчаның Жуков урамында кичке унберенче яртылар тирәсендә Россия эчке эшләр министрлыгының Арча эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре “Лада Веста” машинасын тоткарлыйлар. Йөртүчесе 1988 елгы Марсель Җамалиев алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган була.

Шул ук көнне төнге бер тулганда Западная урамында ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары “Форд Фокус” машинасына игътибар итәләр. Йөртүчесе 1988 елгы Регина Шәймуллинаның алкогольле эчемлек кулланган хәлдә автомобиль белән идарә итәргә утырганлыгы билгеле була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ике очракта да моның дөреслеген “Юпитер” махсус приборы нәтиҗәсендә ачыклыйлар. Хәзер икесенә дә 30 мең күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Җәза моның белән генә бетми әле, алар  ел ярымга тарнспорт белән идарә итү таныклыгыннан да мәхрүм ителәләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X