erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тагын "Хаҗи әфәнде өйләнә" премьерасы турында

Мин бу премьера турында бер яздым инде. Сүз озынга китә дип, фикерләрне язып бетереп кенә булмый.

Яучы образы Нәсимә ролен башкарган Илсөяр Яхина турында аерым язып үтәсе килә. чөнки ул премьерага 5 көн кала рольгә алына. Күп сүзле роль. Шул арада ничек өйрәнеп бетергән, дип шаккатасың! Бу рольне Гөлнара Гыйниятуллина башкарасы булган. Әнисе мәрхүм булып, авыр туфрагы җиңел булсын, Гөлнара премьерада уйный алмый. Тиз арада яучы роленә кеше табарга кирәк була. Шушы спектакльдә Хаҗи әфәнде хатыны Галимә абыстай ролен башкарган хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиева болай дип сөйли:

-- Премьера алдыннан рольгә яңа кеше табуы бик кыен. Аның сүзләрен өйрәнәсе, рольгә кереп уйныйсы бар. Уйлаштык та район үзәк китапханәсендә эшләүче Илсөяр Яхина белән сөйләштек. Илсөярнең китапханәдә оештырылган чараларда сәхнә күренешләрен уйнаганы бар. Илсөяр безнең чакыруга каршы килмәде, риза булды. рәхмәт. Һәм ролен дә матур гына башкарып чыкты.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Спектакль яучының яшь кәләш өенә килүе белән башланып китә. Кәләшнең абыйсы белән шактый озак сөйләшү бара. Ничек ятлап бетергәннәр, дип аптырыйсың. Сүз көрәштерү генә түгел, кылана белергә дә кирәк бит әле! Ул гынамы, әле алар бииләр дә! Илсөяр Яхинаның роле спектакьләр куеп остарып беткән Илдус Хәбибуллин белән туры килә. Афәрин, бик матур килештерделәр. Нәсимәгә без уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X