Тагын урманнар яна
Башкортстанда 16,65 гектар мәйданда дүрт янгын теркәлгән. Бөрҗән һәм Белорет районнарында 1,65 гектар мәйданда ике янгынны сүндергәннәр.
5 августта иртәнге 6 да булган оператив отчет буенча, ике янгынны сүндерә алмаганнар. Иң зур янгын Бөрҗән районының 15 гектар урман мәйданында. Төгәлрәк әйткәндә, янгын “Башкорт дәүләт табигый тыюлыгы” җирләрендә котыра. Зилаир районында 13 гектар мәйданда урман януы дәвам итә.
Гомумән алганда, 2020 елда янгын хәвефе чоры башланганнан бирле 122 табигый янгын теркәлде. Узган елның шул ук чорында, 152 янгын чыккан булган.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Tagin-urmannar-yana-396463/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев