erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тагын җәй килә

Татарстанда атна ахырына +29 градуска кадәр җылытачак

Бу атнада Татарстанга җылы һава торышы кайтачак. Атна ахырына һава 29 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртәгә Татарстан территориясендә җылы һава торышы саклана. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары 21-26 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, әмма көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин.

«26 августта Татарстан антициклонның көнбатыш перифериясендә булачак», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шуңа бәйле рәвештә төнлә, шулай ук көннең беренче яртысында явым-төшем ихтималы аз. Көннең икенче яртысына килгәндә, республикага атмосфера фронты якынлаша, шуңа күрә көнбатыш һәм төньяк районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Республикада секундына 15-18 метр тизлекле көчле җил хөкем итәчәк, төнлә температура 9-14 градус, ә көндез һава 23-28 градуска кадәр җылыначак.

Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә Татарстан антициклон йогынтысында булачак. Кыска вакытлы яңгырлар һәм җылы һава торышы көтелә: төнлә-11-16 градус, көндез — 24-29 градус.

Әмма шимбә көнне һава шартларының кабат начарлануы көтелә. Һава торышы тотрыксыз булачак, яңгырлар һәм яшенле яңгырлар көтелә, ә температура сизелерлек түбән булачак. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/24-08-2020/tatarstanda-atna-ahyryna-29-graduska-kad-r-ylytachak-5765840

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X