erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тагын югалту...

“Юлдаш» гәзитен нәшер итүче Ранис Газизов вафат булган.

Бу хәбәрне “Матбугат.ру” хәбәрчесе раслаган. Кичә кичке биштә Ранис Рәхимҗан улының йөрәге тибүдән туктаган. Аңа нибары 61 яшь иде.

Моңарчы ул коронавирус авыруы белән көрәшкән. Бүген Казан янындагы “Курган” зиратында җирләнәчәк.

Халкы өчен күп изге эшләр эшләгән кеше буларак беләбез аны. Календарьләр, китаплар бастырган, халык арасында популяр булган “Юлдаш” гәзитен нәшер иткән билгеле кеше иде ул. Шул хезмәтләре арасында бик күп дога китаплары, Коръән бар.  

Ранис Газизов 1959 елның 27 маенда Буа районы Кыр-Тәүгилде авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын (1981) тәмамлаган.
Комсомол оешмасы секретаре булып башлаган хезмәт юлын журналистикада дәвам итә. Буа районының “Байрак”  гәзитендә мөхәррир урынбасары;

“Казанхимтөзелеш” трестының “Төзүче” гәзите хәбәрчесе, “Татарстан” журналы мөхәррире, “Социалистик Татарстан” гәзитенең бүлек мөдире булып эшли.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 1992 елдан –  "Юлдаш" гәзите  һәм "Раннур" нәшрияты мөхәррире булды.

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре; гаиләле, ике ул үстергәннәр.

Ранис Рәхимҗан улы дәваханәдә вафат булган.

 “Юлдаш”лыларның, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ранис әфәнде Ходай хозурында булсын!

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Tagin-yugaltu-526901/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X