erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Талантлы, оста безнең халык!

Арча Укучылар сараенда “Без бергә” республика акциясе кысаларында кул эшләре күргәзмәсе узды

Ишектән килеп керүгә андагы матурлыкны күреп бермәл телсез калдым. Басып торырга урын юк, дисәм, ялганчы булырмын микән? Әмма, чыннан да, шуның кадәр күп кул эшләре тәкъдим ителгән иде анда. Күзләр кайсына карарга да белми. Әйе, сүз юк, талантлы, булган, оста безнең халык! 

Күргәзмәдә мәктәпләр, укучылар, ата-аналар катнашты. Һәр мәктәп үз эшләрен, осталарын тәкъдим итте. Һәрберсе яныннан аерылып китә алмыйча тордым. Юк кына нәрсәләрдән дә нинди матур, искитәрлек әйберләр тудырганнар. Вак эшләр бит бу. Вакыт ала торган. Әмма икенче ягы да бар шул – күңелгә рәхәтлек бирә, тынычландыра, көндәлек мәшәкатьләр турында беразга гына булса да оныттырып тора.

Ташкичүдән Гүзәлия Хәкимова янына тукталдым. Уллары Илсаф һәм Ислам белән килгән. Үзе мәктәптә хуҗалык эшләрен алып бара, техник хезмәткәр. Өендә биш сыеры, биш бозавы, тугыз гектар җирләре бар. Ире Илнар Яңа Кенәргә йөреп эшли. Кул эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар икән. Илнар Сөембикә манарасы макеты ясаган. Сәйләннән җыелган, бәйләнгән чәчәкләр кызлары Гөлия хезмәте. Чигелгән мендәрләр, түбәтәйләр, калфаклар, күкрәкчәләр, хөрмә җимешеннән ясалган тәсбихлар – Гүзәлиянеке. “Бик тырыш гаилә”, – диде алар турында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Флера Хәбибуллина.

Симетбаштан Бәйрәмовлар гаиләсе турында да нәкъ шулай диделәр. Хат ташучы булып эшләүче Илһамия кызы Инзилә белән килгән. Илһамия махсус материаллардан чәчәк-яктырткычлар ясаган.

– Бу эш белән биш ел шөгыльләнәм. Башта салфеткалардан чәчәкләр ясадым. Кибетләргә материаллар кайта башлагач, аларга күчтем, – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бишенче гимназиядә декоратив-кулланма иҗат түгәрәге эшли икән. Балалар тукымага рәсем төшерергә өйрәнә. Алгы ягы рәсемле футболкаларны күргәзмәгә куйганнар.

– Махсус буяу белән рәсем ясыйлар. Астына такта җәяләр. Бер тәүлектә кибә. Аннан юалар, киптерәләр, шул килеш кала. Күпме юсаң да, рәсем юкка чыкмый, – дип аңлатты технология укытучысы Ләлә Ибраһимова.

Мунчаладан курчаклар күрү белән Лесхоз мәктәбе эше икәненә шик калмады. Алар гына мунчаладан шулай сәнгать әсәрләре тудыра ала.

 – Безнең мәктәптә 9 милләт вәкилләре – кыргызлар, татарлар, руслар, азәрбайҗаннар, таджиклар, үзбәкләр, марилар, керәшеннәр, әрмәннәр укый. Шуңа һәр милләтнең милли киемнәре белән курчаклар тәкъдим иттек, – диде... Мунчаладан икәнен аңладыгыз инде. Бездә Алмаз Галимов дигән кул эше остасы яши. Алтын куллы оста ул. Мунчаладан корт оялары, тегермән, хәтта сәгатькә кадәр ясый. Аларны да күргәзмәгә алып килдек.

Бу көнне танышкан һәр оста турында аерым язып була. Кызганыч, бу мәкаләгә кертеп бетерү мөмкинлеге генә юк. Әмма киләчәктә алар белән аерым очрашырбыз әле. Чөнки мондый алтын куллы кешеләр, һичшиксез, мактауга лаек. Кулларыгыздан куаныгыз, тынгы белмәс җаннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X