erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«ТАНЕКО», КАМАЗ һәм «Соллерс-Алабуга» иң яхшы предприятиеләр дип танылды

«Промрейтинг» Татарстанда яшәүчеләрнең төбәкнең сәнәгать предприятиеләренә мөнәсәбәтен тикшерү нәтиҗәләрен игълан итте.

Татарстанда яшәүчеләр «ТАНЕКО», КАМАЗ һәм «Соллерс-Алабуга» кебек сәнәгать предприятиеләрне иң яхшылар рәтенә кертә. 2020 елның беренче яртыеллыгында татарстанлыларның лояльлеге рейтингын «Промрейтинг» агентлыгы төзеде.

Быел рейтингның беренче һәм икенче урынын биләгән компанияләрнең хәле үзгәрмәгән. Өченче урынны исә «Эссен» предприятисен артта калдырып, «Соллерс-Алабуга» заводы алды. Соңгысы тугызынчы урынга төште.

Шул ук вакытта республикада яшәүчеләр Ростех, «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләрен иң яхшысы дип уйлый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тикшеренү хезмәт хакы, карьера мөмкинлекләре, җирле инфраструктурага капитал салу һәм социаль йөкләнеш, экология, шәһәр, республика һәм ил үсешенә өлеш кертү кебек аспектларны исәпкә алды, дип белдерә социологлар.

Сораштыру анкетасына Татарстанның иң зур ун шәһәрендә урнашкан предприятиеләр дә кертелгән. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X