erid:2VtzquqpS7d
Танылган йолдыз кеше бәрдереп үтергән
Арча яңалыклары

Танылган йолдыз кеше бәрдереп үтергән

Мәскәүдә “Холостяк” тапшыруының финалисты Виктория Короткова тиешсез урында юл аша чыгып барган җәяүлене бәрдергән. Җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук җан биргән.

Gelandewagen белән идарә иткән 24 яшьлек кызның исерткеч эчемлекләр кулланмавы мәгълүм. Авария аркасында аның баш мие селкенгән. Шаһитлар әйтүенчә, бу хәлдән соң кыз шок кичергән.

Виктория - “Холостяк” тапшыруының финалисты. Кызның Инстаграм сәхифәсенә 850 меңнән артык кеше язылган.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tanylgan-yoldyz-keshe-brderep-tergn


Нет комментариев