erid:2VtzquqpS7d
Танылган журналист Гөлнара Зиннәтуллина вафат
Арча яңалыклары

Танылган журналист Гөлнара Зиннәтуллина вафат

Телевидение журналисты озак еллар яман шеш авыруына каршы көрәште.

«Ун елга якын авырды, күптән түгел очраштык, тагын очрашасы идек. Очраша алмый калдык. Үлеме хакында яңа гына киленнәре хәбәр итте», — диде Илфат Фәйзрахманов.

Илфат Фәйзрахманов әйтүенчә, Гөлнара Зиннәтуллина соңгы көннәренә кадәр көчле рухлы булып калган. Былтыр Казан телестудиясенең юбилеена килгәч тә ул, көчле авыруга карамастан, журналистлар белән елмаеп сөйләште һәм фотога төште.

Бер ел элек Гөлнара Зиннәтуллина «Татар-информ» журналистына интервью биргән иде.

Гөлнара Хабул кызы Зиннәтуллина 1952 елның 7 апрелендә туган. 47 ел гомерен телевидениегә багышлаган журналист. Күпсанлы тапшырулар авторы һәм алып баручысы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/incident/08-09-2020/zhurnalist-g-lnara-zinn-tullina-vafat-5769666

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев