erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Танымаслык булып үзгәргән

Быел Арча сәнгать мәктәбенә ныклап төзекләндерү үткәрелде, аның матди-техник базасы да яңартылды

Болар бар да “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында башкарылды.

Бу мәктәп 1993 елда сафка баскан иде. 2000нче еллар башында анда төзекләндерү эшләре барган, әмма акча җитмәү сәбәпле, бик күп эш ярты юлда калган. Бу юлы бар да тиешле дәрәҗәгә җиткерелгән. Моның өчен мәктәп коллективы “МСО” ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллинга, төзекләндерү буенча җаваплы Нияз Камаловка, армый-талмый эшләгән төзүчеләргә бик рәхмәтле.

– Ныклап төзекләндерү 19,9 миллион сумга төште. Бина ишегалды ягыннан тышланып алынды, тулысынча түбәсе алыштырылды, концертлар залының түшәме җылытылды, гидроизоляция белән нигезләре ныгытылды, гражданнар оборонасы буенча саклану урыны булып исәпләнгән подвал үзгәреш кичерде, ут чыбыклары алышынды, янгын сигнализациясе, канализация, җылылык челтәре, вентиляция эшләнде, – диде сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова.

Аның белән подвал бинасын карап йөрибез. Чыннан да, танымаслык булып үзгәргән ул. Биредә агачны кисеп ясау буенча иҗади остаханә урнашкан иде. Берничә тапкыр анда булырга да туры килде. Бернинди шартлар юк, караңгы, тыгыз, уңайсыз, кыскасы, чын подвал инде. Ә хәзер якты, иркен, зур, матур, иҗади эш өчен бөтен шартлар тудырылган.

– Биредә нәкь шулай ук иҗади остаханә була. Костюмнар өчен бүлмәгә дә иркен урын калды,  – диде җитәкче. – Моннан тыш концерт залына яктылык җиһазы урнаштырылды, музыкаль уен кораллары (ике пианино, дүрт классик гитара, думбралар, баяннар, тальянкалар алынды, шушы көннәрдә кече залга кую өчен рояль, тавыш җиһазы, шулай ук методик әдәбият, сәнгать бүлегендә шөгыльләнүчеләр өчен мольбертлар кайтырга тиеш. Мәктәп барлыгы 7345600 сумлык җиһаз алачак. Моның өчен Россия Президентына, Россия, Татарстан Мәдәният министрлыкларына, район хакимиятенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Яңа уен кораллары яшь талантларга сәләтләрен үстерергә, камилләштерергә, яңа җиңүләр яуларга мөмкинлек бирәчәк. Ә укытучылар бу юнәлештә үзләреннән торганның барын да эшләячәк.

Хәзерге вакытта Арча сәнгать мәктәбенең музыкаль (фортепиано, синтезатор, баян, скрипка, думбра, балалайка, гармун, гитара, вокал), сәнгать, хореография, агачка кисеп әйберләү ясау, театр бүлекләрендә 800дән артык бала шөгыльләнә. “Быел хәтта конкурс нигезендә сайлап алырга туры килде. Балалар шулкадәр күп булды”, – диде җитәкче.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Барысы да профессионал музыкант, биюче, җырчы булып китә, дигән сүз түгел бу. Өйрәнүләре үзләре өчен. Аннан сәнгать мәктәбендә өстәмә белем алучылар елдан-ел зур җиңүләргә ирешәләр. Моны күрмәү, бу хакта ишетмәү һич мөмкин түгел. Узган уку елында гына да яшь талантларыбыз төрле дәрәҗәдәге 84 бәйгедә катнашып, 521 бүләк алган, ел да алтмыштан артык концерт куялар. Мәктәп дә балалар иҗаты буенча, аларның сәләтләрен ачуны күздә тотып төрле республикакүләм бәйгеләр оештыра, грантлар ота.

– Бу уку елы да нәтиҗәле булды, – диде Гөлнара Сабирова. – “Изгелек территориясе” дигән иҗади студия (сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен арт-студия) мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмен алды, “Умырзая” театр студиясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын яулады. Хәзерге вакытта сәнгать мәктәбендә әлеге проектлар тормышка ашырыла. Кирәкле җиһазлар алынды. Шулар нигезендә “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар белән осталык дәресләре үткәрелә, балалар атна саен безгә килеп, төрле кул эшләре белән шөгыльләнә. “Алтын балта” дигән спектакль сәхнәләштерелә.

Арча сәнгать мәктәбе “Пушкин картасы” программасына да актив кушылып киткән. Бүгенге көндә театр бүлегендә шөгыльләнүчеләр Тукай турында спектакль өйрәнеп, мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары, һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы студентлар каршында чыгышлар ясый.

Ә җиңүләргә килгәндә, бу уку елы да башкалары кебек үк аларга бай булган. Алар турында без газетабыз битендә, сайтта даими яктыртып киләбез, яшь йолдызларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Ноябрь аенда гына да “ТАТ АРС ТАН” яшь талантлар республика бәйгесендә җиңү яулап, Диана Мөхәммәдьярова лауреат булган, Эльза Минашаева 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнгән. “Мирас” гармунчылар ансамбле “Безнең йортыбыз – Татарстан” этнокультура фестивалендә җиңүче булып, Гала концертта чыгыш ясау хокукын яулаган. 2022 елда Арча сәнгать мәктәбе укучылары биш тапкыр (сәнгатьле уку, музыкаль инструментларда уйнау, җыр, бию һәм башкалар буенча) Гран-при алган.

Арча сәнгать мәктәбенең даны әнә шулай еракларга таралган. Шуңа анда укырга теләүчеләр санының елдан-ел арта баруына бер дә аптырарлык түгел. Киләчәктә дә шулай яшь талант ияләре уңышлары белән сөендерсен, иҗат күгенә яңа йолдызлар атылсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X