Тарих хәтере – архивларда
Бер танышым “Архивлар алар – үзләре бер дөнья, анда бер керсәң чыгармын димә“, – дигән иде. Ул белеп әйтә, төрле архивларда еш була, районыбызга, авылларга кагылышлы кызыклы материаллар алып кайта.
Безнең район архивы яңа, иркен бинага күчте, хәзер ул җәмәгать суды белән янәшәдә. “Мөмкинлекләребез артты, шартлар яхшырды, уку залыбыз да бар хәзер, – ди бүлек җитәкчесе Хәмитова Айгөл Хәмит кызы. Ул ике катлы бина белән таныштырып чыкты.
Район архивында 1934 елдан башлап бүгенге көнгә кадәрле документлар саклана. Пенсиягә чыгар алдыннан белешмәләр сорап килүчеләр күп, соңгы вакытта гаилә шәҗәрәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Бүлектә тагын бер хезмәткәр – Халикова Ләйлә Илгиз кызы эшли. Алар барысына да ничек өлгерә икән, дигән уй да килә. Республика күләмендә үтә торган чараларда да актив катнашалар. Конкурсларда җиңеп грант та оталар. Укучылар белән очрашулар уздыралар.
Мине бу юлы Бөек Ватан сугышы елларына караган документлар кызыксындыра иде. Вакытлар узу белән саргая төшкән ядкәрләрне дулкынланып кулга алам.
Шул тарихи ядкәрләрнең кайберләре белән сезне дә таныштырабыз.
Менә Арча районы буенча дәүләт тәэмин итү бүлегенең 1944 елның октябрь ае өчен хисабы. Барлык хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре – 5667, шул исәптән эвакуацияләнүчеләр – 291. Арча эшчеләр бистәсендә яшәүчеләр – 949, шул исәптән эвакуацияләнүчеләр – 97. Авыл җирендә яшәүчеләр – 4718, шул исәптән эвакуацияләнүчеләр – 194. Орден белән бүләкләнүчеләрнең гаиләләре – 113. Тикшерелгән гаиләләр – 5667. 362 гаиләгә ярдәм күрсәтелде. Акчалата – 9600 сум, 20 кг он, 230 кг кондитер әйберләре, 1150 кг кәбестә, 100 кг сабын бирелде. 1944 елның 1 ноябренә калдык: 24900 сум акча, 36 центнер ашлык, 363 центнер бәрәңге, 750 кг яшелчә, 1950 куб.метр утын бар. 7 кешегә квартир бирелде, 31 квартир ремонтланды. Аеруча кайгыртуга мохтаҗ 28 хәрби хезмәткәр гаиләсе бар. 1 октябрьдән 300 балага, 100 сугыш инвалидына ашханә ачылды.
Колачы авылындагы “Труд“ артеленең эшчәнлеге турында хисап.
1942 ел. Барысы 286 кеше исәпләнә. Аяк киемнәре төзәтү планы 217,76 процентка үтәлгән. Башка төр планнар да арттырып үтәлгән. 134469 сум табыш алынган. Норма үтәмәүчеләр юк. Стахановчылар 15 кешедән 38гә җиткән, ударник 20 булган, 27гә җиткән. Көн саен эшчеләр белән газета уку оештырыла, стена газетасы чыгарыла, үзешчән сәнгать түгәрәгенә 11 кеше йөри. Тәэминат җитәкчесе, склад һәм остаханә мөдирләренең бераз җитмәүчелеге бар, алар сугыштан кайткач түләрбез, дип язу калдырып киткәннәр.
1942 елның 9 июнендә итекләр ремонтлау буенча югарыдан бик кырыс боерык килә. “Махсус заказны үтәмәгән өчен җитәкчеләр шәхси җаваплы. Заказ үтәмәгән өчен сугыш вакыты законнары буенча җинаять җаваплылыгына тартылачаксыз“. Ә махсус заказ – 10 мең пар!
“Труд“ артеле коллективы Бөек Ватан сугышы елларында дошманны җиңү өчен фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп хезмәт итә. 1944 елда аның эшчәнлеге яхшы дип бәяләнә. Оекбаш һәм бияләйләр бәйләү планы 640 процентка үтәлгән! Ат сбруйлары эшләү планы – 179 процент.
Шуңа да карамастан, яңа аяк киемнәре эшләп чыгару, ат сбруйлары ремонтлау буенча тагын да яхшырак эшләргә дигән бурыч куела. 1944 елда артель аяк киемнәренең 100 процентын да 1 сортлы итеп тапшырган. 1944 елда товарның үзкыйммәтен 1943 елга караганда 22,9 процентка киметә алганнар.
Артель коллективы үзләренә бүленергә тиешле премияне (табышның 5 проценты) 3088 сумны Кызыл Армияне коралландыру өчен күчерергә, дигән карар чыгара.
Александров авыл Советы утырышы беркетмәсеннән. Беренче көн тәртибе буенча уку йорты мөдире итеп бер айлык сынау срогы белән А.Федоров сайлана. Икенче көн тәртибендә әлеге территориядә яшәүче кызылармияче гаиләләренә һәм эвакуацияләнгән гражданнарга ярдәм мәсьәләсе. Аларның барысын да тикшереп чыкканнар. Карар: колхозчылардан 1943 елның 25 ноябреннән башлап кызылармиячеләр гаиләләренә һәм эвакуацияләнгән гражданнарга ярдәм фондына ирекле җыю үткәрергә. Колхоз идарәсенә кызылармияче гаиләләренә һәм эвакуацияләнгән гражданнарга утын ташу өчен ат транспортын беренче чиратта бирергә. Шулай ук түбәләрне ремонтлау өчен салам бирергә.
Өченче көн тәртибе; терлекчелек. Атларга начар караш, өлкән ат караучының тәртибе, кышка әзерләнмәү, ат үлеме, атларның тай салуы турында. Карар: атларга саксыз, варварларча караганы, сугыш аты үлеме һәм “Красотка“ кушаматлы атның тай салганы өчен өлкән ат караучыны сугыш вакыты законнары буенча җаваплылыкка тарту өчен тикшерү органнарына бирергә.
Тагын бер кызыклы документ. Архивта сугыш һәм хезмәт ветераны Хәбибуллина Разия Хәнәфи кызының кызылармияче кенәгәсе һәм аңа гвардияче Кызыл байраклы укчы полк командиры гвардия майоры Чаликов кул куйган Рәхмәт хаты саклана. Разия Хәбибуллина Кызыл Юл районының Ашытбаш авылында туган. Апасымы, сеңлесеме Нурхадә Зарипова диелгән. 1944 елның 10 июлендә Идел буе хәрби округының аш пешерүчеләр курсына укырга алынган. 1945 елның 9 гыйнварыннан тәэмин итү взводында өлкән аш пешерүче. 1945 елның 23 августында демобилизацияләнгән.
Якташыбыз үз хезмәтен яхшы үтәгән: “Кадерле иптәш гвардия өлкән сержанты Хәнәфиева Роза Йосыф кызы! Озак кырыс сугыш елларыннан соң Сез үзегезнең туган якларыгызга кайтканда Сезнең өчен икенче гаиләгә әверелгән һәм кан белән беркетелгән данлыклы гвардия полкын калдырып китәсез.
Полк командованиесе Сезгә совет халкының немец-фашист басып алучыларына каршы Бөек Ватан сугышында безнең Ватаныбызны саклаганда намуслы һәм үз-үзегезне аямыйча хезмәт иткәнегез, батырлык һәм кыюлыгыгыз өчен рәхмәт белдерә һәм Сезгә хезмәтегездә уңышлар, шәхси тормышыгызда бәхет тели“, – диелә Рәхмәт хатында.
Узган сишәмбедә ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, республика архивларында Бөек Ватан сугышы чоры документлары иң сакланган документлар булып тора.
Татарстанда махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү өчен архив фонды җыела, берничә фотопроект булдырылган. Бу турыда “Ватанны саклаучылар“ дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде. Хәзердән үк әлеге егетләрнең батырлыклары турындагы материалларны җыя башлау мөһим, диде ул. Һәлак булганнарның гына түгел, исән булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның да истәлеген мәңгеләштерү мөһим юнәлеш булып тора.
– Без дә махсус хәрби операциядә катнашучылар турындагы материалларны туплый башладык. 60лап якташыбызның фотолары бар инде, – ди район архивы мөдире А.Хәмитова. – Безгә алар турындагы һәр истәлек кадерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев