Ташкабактан бик тәмле аджика ясыйбыз (рецепт)
Кирәк булачак:
3 кило ташкабак
ярты кило кишер
ярты кило татлы борыч
1,5 кило помидор
5 баш сарымсак.
Барысын да иттарткыч аша чыгаргач, бер кәстрүлгә бушатып, болгатырга һәм 40 минут кайнатырга. Шуннан 100 грамм шикәр комы (өймичә генә 7 аш кашыгы чамасы), 2 аш кашыгы тоз, 2,5 аш кашыгы төелгән кызыл борыч, 200 грамм көнбагыш мае (11 аш кашыгы) салып, тагын 10 минут кайнатырга. Аджиканы стерильләштерелгән банкаларга тутырып, җылы әйбер белән бер тәүлек төреп тотарга.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев