Ташкабактан көймәләр пешерәбез
Кирәк булачак: ташкабак, тавык ите, шампиньон гөмбәсе, помидор, суган, тоз һәм борыч.
Тавыкның ак итен турап, табада кыздырырга. Шуңа суган, шампиньон гөмбәсе турап салырга, бераз кызгач, аз гына су агызып, борыч, тоз кушып пешерергә. Ташкабакны урталайга бүлеп, эчен алып уемларга, тоз сибәргә. Ташкабак йомшагын ваклап турап, ит, гөмбә, суганнар янына салырга була. Көймә итеп ясалган ташкабакка әзер гөмбәле, итле катнашманы тутырырга, өстенә вак итеп туралган помидор һәм угычтан уылган сыр сибәргә дә духовкага пешерергә куярга.
Исмегөл Зәйнуллина,
Саба, Иләбәр.
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tashkabak-kymlre-pesher-ysuly
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев