erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ташкичү мәктәбе 90 еллыгын бәйрәм итте

       Ташкичү авылы тарихы татар халкының бөек шәхесләре  Шиһабетдин Мәрҗани, Мәхмүт Галәү исемнәре белән бәйле.  Бу шәхесләр татар халкын, мөселманнарны  агарту, белемле итү өчен армый-талмый хезмәт иткәннәр. Беренче белемне шушы авыл мәчете каршында оешкан мәдрәсәдә алганнар, Ш.Мәрҗани шушы мәдәсәдә 17 яшеннән мөгаллимлек иткән. Бүгенге мәктәп тарихы шушы мәдрәсә тарихына барып тоташа.

 

   Мәктәп тарихы 1929 нчы елдан башлана. Хидиятуллина Факия апа йортында дүртьеллык мәктәп шушы елда ачыла. Быел мәктәп эшли башлауга 90 ел тулды.  Шушы уңайдан мәктәп кллективы үзенең укучыларын, ветеран укытучыларны, кайчандыр шушы мәктәптә эшләп киткән укытучыларны, тирә-як мәктәп директорларын 90 еллык тантанага дәште. Бәйрәмгә Арча муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары Р.И.Гарифзянов, район башкарма комитеты  “Мәгариф идарәсе” җитәкчесе Р.Д.Мөһәммәдияров катнаштылар

    Илебездә мәктәпләргә кагылышлы барлык вакыйгаларны да кичергән Ташкичү авылы мәктәбе. Баша дүртьеллык мәктәп булып эшләгән җидееллык, сигезьеллык итеп үзгәртелгән урта мәктәп вазыйфаларын башкарган, ниһаять, 2011 нче елдан төп мәктәп булып эшли башлый.

    Тантанага әзерләнү барышында мәктәптә укыган укучылар барланды. Алар арасында хезмәтләре белән дәүләт бүләкләренә ияләре дә байтак.  Ленин ордены кавалеры Хәбиров Харис, “Почет билгесе” ордены ияләре Габидуллина Мөнирә, Шәрифҗанова Әминә, Ибатуллин Ришат,  Хабибуллин Харис, Фатхрахманов  Габделхак, Галявиев Сәет, “Хезмәт кызыл байрагы” ордены кавалеры Борханов Шогаеп, “Хезмәт даны” ордены кавалеры Шәрифзянова Тәнзиләләр төрле елларда шушы Ташкичү авылы мәктәбен тәмамлаганнар.

   Мәктәпне тәмамлаучылар арасында 5 кеше фән кандидатлары булып ирешкән, 3укучы Татарстан Республикасы атказанган укытучысы исеменә лаек булган. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы  атказанган врачлары да, композитор һәм җырчы да, атказанган авыл хуҗалгы хезмәткәрләре дә бар. Аларның барысының да исемнәре тантанада телгә алынды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

    Мәктәп укытучылары да сынатмаган. Алар арасында 6 укытучы горур рәвештә “Халык мәгарифе отличнигы”  исемен йөртә. Төрле елларда мәктәптә эшләгән 5 укытучы “Татарстан Республикасы атказанган укытучысы” исеменә лаек булды, 7 укытучы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы күкрәк билгесе белән, 5 укытучы Россия Федерациясе Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Укучылар район, республика күләмендә уза торган конкурс, бәйгеләрдә җиңү яулыйлар. Болар барысы да 90 еллыкка багышланан тантанада халыкка җиткерелде.

    Бу очрашу юкка гына түгел иде. Мәктәптә эшләп киткән 140 тан артык укытучының инде күбесе бу дөньда юк. Аларның тырыш хезмәте дә тантанада зур бәяләнде, аларның истәлеге күңелләрдә яңартылды.

    Бәйрәм дәвамында  мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар һәм укытучылар үз теләкләрен җырлары, матур сүзләре аша җиткерделәр. Бү сүзләрдә туган якны, үз мәктәбеңне, укытучыларны ярату, хөрмәт итү хисе яңгырады, матур теләкләр әйтелде.

Гөлзилә Касыймова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X